Логотип Магариф уку
Цитата:

Чыршылар да әллә елый инде?!

Без яшь чакта бар халыкны телевизор экранына ябыштырып куйган  кырык серияле «Байлар шулай ук елый» дигән телесериалны күпләрегез хәтерлидер әле. Мексика фильмында байлар гына яшь түксә, бездә исә чыр...

Без яшь чакта бар халыкны телевизор экранына ябыштырып куйган  кырык серияле «Байлар шулай ук елый» дигән телесериалны күпләрегез хәтерлидер әле. Мексика фильмында байлар гына яшь түксә, бездә исә чыршылар да елыйдыр сыман. Бигрәк тә Яңа ел алды көннәрендә...  
Көн дә эшкә барышлый һәм кайтышлый «Җиңү проспекты» метро станциясе яныннан үтәм. Узган шимбәдән бирле бу тирәдә чыршы-нарат «урманы үсеп чыкты». Һич арттырусыз.
Зорге урамының Гарифҗанов урамы киселешеннән алып Имәнлек урамына кадәр ике яклап сузылган чыршы базары һич кенә дә урманнан ким түгел инде. Әле кайчан гына урман сылулары булып, табигатькә хуш исләр таратып, берничә дистә еллар буе Кояшка ук җитим-җитим дип үсү булгандыр әле уй-ниятләре. Инде әнә кәүсәләренә балта чабылган. Атна-ун көн дә үтмәс – Яңа елны каршылаганнан соң, һәркайсының урыны ... чүплек контейнерында булыр. Ә бүгенгә алар берәрсе сатып алып, берничә көнгә генә булса да берәр фатирда Яңа ел күрке булып торып булмасмы дигән өметтә. Быелгы декабрьнең пыскаклап яуган яңгыры вә юеш кары базардагы чыршыларның рәнҗеш тулы ачы күз яшьләре сыман тоела миңа.
Татарстандагы урман хуҗалыклары быел Яңа ел бәйрәменә дип базарга 11400 чыршы чыгарачак, ди. Һай, алай гына булырмы икән? Бер Җиңү проспекты тирәсендәге чыршы базарындагы ул чыршы-наратларны саный-нитсәң, шулхәтледер. Әле бит Казанда гына да берничә дистә шундый чыршы базары. Ил буенча исә быел рәсми рәвештә 55 мең чыршы киселәчәк, диләр. Ә чынлыкта бер миллионлап чыршының башына җитәчәкләр һәм соңыннан алар чүпкә ташланачак. Берничә көнлек бәйрәм өчен табигатькә әйтеп бетергесез зыян киләчәк дигән сүз. Югыйсә, бер метрлы чыршыны үстерү өчен генә дә 10 – 12 ел вакыт кирәк. Ул баштагы елларда бигрәк тә акрын – елга 4 – 5 см гына үсә. Шулай икәнен белә торып, ел әйләнәсе «экология, экология» дип телгә салынып, бер-беребезне уздыра-уздыра экологик чаралар уздырган булабыз да, декабрь ае җитте исә, чыршы-наратка балта-пычкы белән коточкыч һөҗүм башлыйбыз. Кемнәр өчендер чыршы-нарат чып-чынлап табыш чыганагы шул ул. Чыршы базарында әнә юк кына чыршы ботагы өчен дә 100 сум сорап торалар, ә ботагында берничә күркәсе дә булса, 150 сумны аяк терәп сорауларын көт тә тор. Ә инде чыршының берәр метрлысын 400 – 500 сумга тәкъдим итәләр. Уйланыйк әле, җәмәгать,  бәйрәм дип, чыршыларны рәнҗетмәсәк, аларга балта белән кизәмәсәк иде.

                 Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ