Дамир Фәттахов: «Без аралашырга һәрвакыт әзер»

ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов яшьләрнең фикерләренә колак салырга, алар белән бергә эшләргә кирәк дип, ассызыклады.

Казанда 12 сәгатьлек «PEOPLE TALK-марафон»га старт бирелде. Барлык катнашучыларны Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сәламләде.

«Илдәге вәзгыять тиз үзгәрүчән, яшьләр белән берлектә, киңәшләшеп эшләгәндә генә зур нәтиҗәләргә ирешеп булачак. Без аралашырга һәрвакыт әзер», — диде министр.

«Яшьләр вакыты» дип аталучы марафонда күп кенә проектлар тәкъдим ителде. Алар арасында мәктәп укучыларыныкы да бар.

Чара 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Илшат ВАККАЗОВ

Добавить комментарий