Диния нәзарәте яңа Нигезләмә төзеде

Татарстан Республикасында ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан төзелгән «Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә» үз көченә керде.

– Имамнар арасында гына түгел, мәчеткә йөрүче гади мөселманнар арасында да электән “Ник бу китапларны тикшермиләр икән?”, – кебек сорауларны еш ишетергә туры килә, – ди Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин. – Алай гына да түгел, имамнарның таянып эшләргә тиешле бер документы булырга тиешлеге бүгенге көннең ихтыяҗына әйләнде. Әлеге документ расланганчы, Голәмәләр шурасы, Казыйлар шурасы, шәригать белгечләре тарафыннан, Татарстанда дини һәм иҗтимагый өлкәдәге көнүзәк вәзгыятьне исәпкә алып, Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү буенча бердәм рәвештә җентекле эш башкарылды. Һәр пункт 48 мөхтәсибнең, 9 казыйның, 10 мәдрәсә директорының күзәтүе, тәнкыйди сөйләшүләр аша кабул ителде.

– Нигезләмә бүгенге мөселманнарның көндәлек тормышына кагылган төп мәсьәләләргә ачыклык кертте, – дип документның асылы белән таныштырды ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбәрәков. – Мисал өчен, җеназа кагыйдәләре, рамазан уразасы, зәкәт, фитр һ.б. мәсьәләләргә кагылышлы һәр сорауга җавап бирелде. Нисапны билгеләү исә, аның күләме үзгәреп тору сәбәпле, Голәмәләр шурасына калдырылды. Халык арасында кеше үлгәннән соң, өчесе, җидесе, кырыгы ашларын уздыру кирәкме-юкмы дигән бәхәс яши. Без моңа да нокта куйдык. Рөхсәт ителә! Динебезгә каршы килми торган татар халкының йолалары, гореф-гадәтләре дә бар бит. Әлеге ашларны уздыру – динне саклау факторы булып тора.

Шулай ук мәчетләрдә җомга һәм гает вәгазьләре  татар телендә сөйләнергә тиешлеген дә беркетә әлеге Нигезләмә. Шәһәр җирлегендә рус телле татарлар күп булуын истә алып, гадәти көн вәгазьләре ике телдә укылса, кулай ди дин белгечләре. Булат хәзрәт яшьләрнең гаилә кору гына түгел, ә аны саклау мәсьәләсенә җавапсыз караулары өчен борчылды. Шул сәбәпле, гаиләдә килеп чыккан аңлашылмаучанлыкны хәл итү өчен, имамнарга мөрәҗәгать итүчеләр күп. Бу эштә әлеге Нигезләмә имамнарның төп ярдәмчесе булыр дип ышаналар.

Гаилә мәсьәләләре дигәннән, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев исә балаларга матур һәм мәгънәле исемнәр кушарга киңәш итә. Шәригатькә туры килгән күркәм исемнәрне “Исемең матур – кемнәр куйган” китапбыннан эзләргә кирәк. “Супермаркеттан курчак алып кайту түгел, Ходай биргән сабыйны алып кайтасыз бит! Ул сабый 80 яшенә җиткәч, аңа Дюймовочка дип эндәшү никадәр мәгънәсез буласын уйлап карагыз әзрәк, – диде ул. –Бала табу йортында ук  исем кушып, документ алып кайту гадәте киң таралды. Рәсмиләштереп куйганнан соң гына мулла чакыралар. Динебезгә туры килмәгән исемне кушудан баш тарткан мулладан начар кеше булмый аннары. Янәсе, без туу турында таныклык алдык инде, хәзер нишлик, диләр. Алдан киңәшергә кирәк! Матур яңгырашлы, татарча, төрекчә, фарсыча, гарәпчә яхшы мәгънәгә ия исемне кушу гына дөрес була. Мисал өчен, Рияз дигән исем җәннәт бакчасы дигән мәгънәгә ия булса, Раяз дигәне – бары тик хәрефләр җыелмасы, бернинди дә билгеләмәсе юк. Җырчы исеме дип кызыгып кына кушмагыз, китаплардан эзләнегез.”

Диния нәзәрате вәкилләре белдергәнчә, әлегә бу Нигезләмә имамнарның өстәл китабы буларак кулланылачак. Әмма халык арасында да әлеге документның басма вариантына сорау күп булачак дип фаразлады инде журналист халкы. Әйтик, дөньяви тормышта яшәү рәвешебезне көйләүче кануннарны белү өчен, һәр очракта юристларга мөрәҗәгать итмибез бит. Конституция белән теләгән һәркем таныша ала. Дини кагыйдәләребезне дә киң җәмәгатьчелеккә тарату бурычы бары бик вакыт эше генә.

Ләйсән НИЗАМОВА

 

Добавить комментарий