Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлки районы мәктәбенә эшмәкәр авылдашлары 148 мең сумга җиһаз бүләк иткән

Югары Әлморза төп мәктәбенә авылдашлары Рамил Исмәгыйлев 148 мең сумлык җиһазлар бүләк иткән. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» газетасы яза.  Себердә яшәүче эшмәкәр Рамил Исмәгыйлев туган авылы Югары Әлморза...

Югары Әлморза төп мәктәбенә авылдашлары Рамил Исмәгыйлев 148 мең сумлык җиһазлар бүләк иткән. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» газетасы яза.  



Себердә яшәүче эшмәкәр Рамил Исмәгыйлев туган авылы Югары Әлморзага да, райондашларына да булышып тора. Әйтик, Яңа ел алдыннан ул «Алинә» универсаль спорт залына бинага кергәндә металл предметларны ачыклый торган рама бүләк иткән иде. Бу җәйдә Югары Әлморзада авыл көне үткәрүдә дә бик ярдәм иткән. Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан авыл балаларына күчтәнәч тулы пакетлар алып кайтып өләшкән. Мәктәптә җиһазларның шактый искерүе хакында белгәч, игелекле авылдашлары монда да үз өлешен керткән – өр-яңа 28 парта, 56 урындык,  7 өстәл кайтарган.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ