Логотип Магариф уку
Цитата:

Ерткыч балык тот та миллион ярым сумлык приз от!

«Кеше ышанмас сүзне чын булса да сөйләмә» дияргә ашыкмагыз әле. Хак дөресе шул. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган көймәдә утырган килеш спиннинг ярдәмендә ерткыч балык тоту турнирын уз...

«Кеше ышанмас сүзне чын булса да сөйләмә» дияргә ашыкмагыз әле. Хак дөресе шул. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган көймәдә утырган килеш спиннинг ярдәмендә ерткыч балык тоту турнирын уздыруга багышланган матбугат конференциясендә җиткерелгән хәбәр бу. Быел әлеге турнир 8 – 10 август көннәрендә Казаннан 33 чакрым ераклыктагы «Бережок» ял базасы тирәсендә – Куйбышев сусаклагычы акваториясендә азау теше чыккан спортчы балыкчылар белән беррәттән, һәвәскәр балыкчылар катнашында узачак. Быел инде мондый турнирның бездә дүртенче ел рәттән уздырылуы. Елдан-ел колачлырак була бара ул. Быелгысында Татарстан балыкчыларыннан тыш, Россиянең 15 төбәгеннән, хәтта Казахстаннан да катнашучылар булачак. Барысы 112 экипаж «Елның иң оста спиннинг балыкчысы» исемен дәгъвалаячак. Тагын шунысы мактауга лаек: тоткан ерткыч балыгыңны тереләй үлчәтәсең дә кабат суга җибәрәсең. Иң эре кыйммәте балык, иң эре тере балык, иң зур чуртан, алабуга, судак балыкларын, иң күп балык тотучылар ачыкланачак. Җиңүчеләрне бүләкләү өчен 3,5 миллион сумлык пиз фонды каралган. Ә абсолют җиңүче 1 миллион сумлык балык тоту көймәсе һәм акчалата премия – барысы 1 миллион 600 мең сумлык бүләккә ия булачак.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ