Логотип Магариф уку
Цитата:

Г.Тукай әдәби музеенда Тукайны искә алалар

Бүген Г.Тукай әдәби музеенда  шагыйрне искә алу көне уздырыла. Проект Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга һәм  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына  багышлана. 11.00 дә Яңа Татар бист...

Бүген Г.Тукай әдәби музеенда  шагыйрне искә алу көне уздырыла. Проект Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга һәм  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына  багышлана. 11.00 дә Яңа Татар бистәсе зиратында Г.Тукай кабренә чәчәкләр салу булачак.   12.30 да Г.Тукай әдәби музеенда  «Г.Тукай: яшьләр карашы» дигән темага   күргәзмә ачылачак.  Яшь рәссамнарга «Тукай образына яңача караш»,  «Шагыйрьнең әсәрләренә иллюстрацияләр», «Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле урыннар» кебек темалар тәкъдим ителгән иде.

 “Тукай рухы – ядкярләрдә”  дигән  экскурсия музейга килүчеләрне Г.Тукайның мемориаль экспонатлары белән таныштырачак. 14.30 да табиб, медицина фәннәре кандидаты Марина Алексеевна Подольская  Габдулла Тукай язмышында табиб Г.А.Клячкинның тоткан урыны хакында сөйлиячәк.
Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ