Логотип Магариф уку
Цитата:

Мансур Ярмиев ни өчен эштән киткән?

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында директор алмашынды. 5 нче сентябрьдән театр коллективын Гүзәл Сәгыйтова җитәкләячәк. Фото: tatar-inform.tatarГүзәл «Татарстан - Яңа гасыр» телер...

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында директор алмашынды. 5 нче сентябрьдән театр коллективын Гүзәл Сәгыйтова җитәкләячәк.


Фото: tatar-inform.tatar Фото: tatar-inform.tatar

Гүзәл «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә тапшырулар алып баручы һәм редактор вазыйфасында иде. Моннан тыш, ул «Калеб» иҗат берләшмәсенә нигез салучыларның берсе.


Гүзәл Рәмзил кызы тумышы белән Башкортстаннан. 2004 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. 2007 елда – аспирантураны. Филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясендә доцент, татар теле кабинеты җитәкчесе.


Моңа кадәр Габдулла Кариев  исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында директор булып Мансур Ярмиев хезмәт куйды. Мансур Зиннур улы бу вазифага 5 ел элек билгеләнгән иде. Театрның матбугат хезмәтендә элеккеге директорның яңа вазифасы әлегә билгеле түгел, дип хәбәр иттеләр.


DSC_0092-500x333


Талантлы, сәнгать өлкәсендә яхшы таныш Гүзәл өчен шатбыз. Ә театрны яңа бинага күчерүгә, шул рәвешле сәнгать учагы тарихына, үзеннән зур өлеш керткән Мансур Зиннур улына алга таба да уңышлар телибез.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ