Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» журналының май саны дөнья күрде

Укырга вакыт таба алмаучылар өчен, интернеттан аерылып, рәхәтләнеп республика матбугатын күздән уздыру өчен менә дигән мөмкинлек туды. “Гаилә һәм мәктәп” журналының май санын да яратып кабул итәрсез д...

Укырга вакыт таба алмаучылар өчен, интернеттан аерылып, рәхәтләнеп республика матбугатын күздән уздыру өчен менә дигән мөмкинлек туды. “Гаилә һәм мәктәп” журналының май санын да яратып кабул итәрсез дип өметләнәбез. Ни генә дисәң дә, май санын ел саен аеруча бер дулкынлану белән әзерлибез. Җиңү көне бит! Һәр йортка кергән, һәр язмышта үз эзен калдырган бөек көн, бөек шәхесләр һәм данлы вакыйгалар турындагы язмаларга журналда урын түрдән. 18 яшеннән үз теләге белән фронтка киткән Таисия апа сөйләгәннәр битараф калдыра алмый. Ел буе дәвам иткән “Җәлилчеләр” сәхифәсенә дә нокта куйдык. Унбер каһарман турындагы язмалар ата-аналар өчен дә, тәрбияче-мөгаллимнәребез өчен дә кулланма материал буларак файдалы булыр дип ышанабыз.

Ә “Йолдызлы гаилә” сәхифәсендә кунакта – татар эстрадасының моңлы йолдызы Раяз Фасихов гаиләсе. Ир һәм хатын мөнәсәбәтләре, бала тәрбиясе, ата-анага хөрмәт, туган телдә белем бирү әһәмияте һ.б. хакында сөйләштек алар белән.
Пандемия чорында #өйдәкал шигаре астында яшәгәндә рухи яктан ничек нык булып калырга кирәклеген Нияз хәзрәт Сабиров аңлатса, физик сәламәтлекне ныгыту серләрен “Хәрәкәттә – бәрәкәт” сәхифәсеннән укып белә аласыз.
Көндәлек тормыш вакытлыча үзгәреп куйса да, мәктәпне тәмамлаучы укучылар киләчәк һөнәрне сайлауны кичектерә алмый. Аларга һәм әти-әниләренә журнал битләрендә тәҗрибәле психолог киңәш бирә. Һөнәр дигәннән, Балтачта бәхетен үз җирендә хезмәт итүдә табучылар күп икән. Алар белән сезне дә таныштырабыз.
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ