Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп»нең март саны

Вакытның ничек тиз узуын беләсегез килсә, авызлары колакларына җиткән сабыйларга карагыз. Ни өчен аларның йөзләре шул кадәр шат дип уйлыйсыз? Белмәсәгез, белегез – аларның өйләренә яраткан дусты, киңә...

Вакытның ничек тиз узуын беләсегез килсә, авызлары колакларына җиткән сабыйларга карагыз. Ни өчен аларның йөзләре шул кадәр шат дип уйлыйсыз? Белмәсәгез, белегез – аларның өйләренә яраткан дусты, киңәшчесе, сердәше - “Гаилә һәм мәктәп” журналының март саны килеп җиткән. Әлбәттә, гадәт буенча, аны иң элек кулына әлегә хәреф тә танымаган иң нәни дусларыбыз алыр һәм журналны тотып шундук әниләре янына йөгерер. Анда аларны серле “Уен бүлмәсе” көтә. Бу санда нәнүсләр, әниләре белән бергәләп, сыерчыкка мисал чишәргә булышырлар, ребус чишәрләр. "Әллүки" сәхифәсендә исә шигъри тәлгәшләрендә әниләребезне 8 Март –Яз бәйрәме белән котлаган шагыйрә, Казандагы 5 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Гайнетдинова иҗаты тәкъдим ителгән. Ә менә өлкән яшьтәге укучылар журналның тәүге битләрен ачарга ашыгыр. “Шәхесләребез” рубрикасында аларны “Тыйнак талант. Ул да кайчак зурга өметләнә” дигән язмада гаять кызыклы шәхес белән очрашу көтә. Ул – күренекле композитор Илһам Байтирәк. Язманың авторы Сөмбел Таишева аның белән Композиторлар берлеге йортында, сәнгатькәрнең “Таңны көткәндә” симфоник әсәре яңгыраганнан соң очрашып сөйләшкән. Композиторның тормышы һәм иҗаты кызыклы итеп тасвирлаган әлеге язманы укучыларыбыз да яратып укырлар дип ышанабыз.
Ландыш Нәсыйхова, Расиха Фаизова һәм Айгөл Юнысованың “Һәр татар гаиләсенең үз стратегиясе” язмасында укучыларыбыз игътибарына “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакциясе оештырган түгәрәк өстәл янында барган әңгәмә тәкъдим ителә. Татар телен, гореф-гадәтләрне, милләтне саклап калу һәм үстерү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Милләтебезгә игелек белән хезмәт итүче шәхесләребез әнә шул турында фикерләшә.
Танылган балалар язучысы Рафис Корбанның җәлилчеләргә багышланган “Ватан” исемле романы әле яңа гына китап булып басылып чыккан иде. Җәлилчеләрнең җәзалап үтерелүенә 75 ел тулган бер вакытта шундый әсәрнең дөнья күрүе әдәбиятта үзе бер зур вакыйга. Автор белән әңгәмәдә сүз әсәрнең каһарманы Муса Җәлил һәм Ватан образы хакында бара.
Укучылар күңеле журнал белән тулысынча танышып чыкканнан соң гына тынычланып калырга мөмкин. Ә андый язмаларны “Гаилә һәм мәктәп” журналының һәр сәхифәсендә очратырга була. Шуңа күрә, сердәшегез белән очрашырга ашыгыгыз!
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ