Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп»нең апрель саны

Җәмәгатьчелек белмәгән, әмма баласын музыкаль мәктәпкә йөртүче һәр гаиләгә дә кагыла торган проблемалары да бар икән музыка дөньясының. Бу хакта журналыбыз уздырган түгәрәк өстәлдә республикабызның та...

Җәмәгатьчелек белмәгән, әмма баласын музыкаль мәктәпкә йөртүче һәр гаиләгә дә кагыла торган проблемалары да бар икән музыка дөньясының. Бу хакта журналыбыз уздырган түгәрәк өстәлдә республикабызның танылган композиторлары фикер алышты.
«6-7 яшьтән  музыка мәктәбендә шөгыльләнгән балаларның бик сирәге генә музыка көллиятенә, аннан югары музыка уку йортына керә. Композитор – исемнәрен бармак белән генә санарлык элитар һөнәр. Консерваторияне тәмамлаган курсташларым арасында мин генә композитор булып киттем. Талантлары булган музыкантлар да безнең профессиядә бик сирәк кала»,– дип татар классик музыкасының бүгенге яшәеше хакында сөйләде композитор Резедә Ахиярова. Земфира Сәйдәшева, Илһам Байтирәк, Эльмир Низамов, Эльмира Галимова кебек танылган шәхесләрнең фикерләре белән дә таныша аласыз.
Никах мәҗлесләрендә, туйларда булучылар белә булыр: бер генә кавышу көне дә Вәли-Гөлназ башкаруында «Никах көне» җырыннан башка узмый. «Казан егетләре», соңрак «Раян» төркемендә җырлаган Вәли Фазлыйәхмәтовны да, мут елмаеп «Эх, синең сипкелләрең» дип сиптергән чибәр Гөлназ Гафурованы да тамашачы күз уңыннан җуйды кебек. Әлеге матур пар – апрель санының «Йолдызлы гаилә» сәхифәсе кунаклары. Алар белән гаилә кыйммәте, бала тәрбияләү, тел һәм милләт язмышы, мөгаллим кичерешләре турында сөйләштек.
Стюардесса буласыгыз киләме? Бу сандагы героебыз хыялланып кына калмый, тәвәккәлләп, теләген гамәлгә ашыра, тормыш баскычында тагын бер басмага өскә атлый. Күкләрне яулау соң түгел. Сезнең дә уңыш сере турында беләсегез килсә, «Гаилә һәм мәктәп» журналының апрель санын укыгыз.
«Ата хакы. Бу сүзне гаиләдә башлап әни кеше әйтә, – дип саный Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче әни һәм дәү әни Миләүшә ханым Хәмитова. – Ата үзенең хакын даулап йөрми. Шуңа карамастан, аның исеме һәрвакыт хөрмәткә лаек. Нәселнең абруе атага карап билгеләнә, ә ул абруйны ир-атка хатыны китерә. Тормышыбыз шулай корылган. Нинди дә булса игелек кылырга ир-атка һәрвакыт хатыны юнәлеш бирә. Һәр гаиләдә балалардан яшерен «эшли торган» әти-әни советы бар». Әлеге «совет»лар район дәрәҗәсендә ничек оеша һәм балаларга әти тәрбиясе ни рәвешле сеңдерелә?
Табын янында «Тәмле булсын!» дигән теләкне кем әйтергә тиеш? Балалар йортына килеп эләккән сабыйлар нидән курка? Атлар спортына кызларны ни тарта? Әлеге темага язмалар да укучыларбыз өчен кызыклы һәм файдалы булсын дидек.
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ