«ГАИЛӘДӘ ИКЕҢ БЕРГӘЛӘП ҮСҮ КИРӘК»

Кызга 15 яшь тулуга ук, ул аны үзенә хатынлыкка тәгаенләп куя. Дүрт елга сузылган дуслык егетнең карарын ныгыта гына. Кәләшкә 19 тулуга, өйләнешеп тә куялар. Бүгенге кунакларыбыз – җырчылар Гөлназ Гафурова һәм Вәли Фазлыйәхмәтов гаиләсе. Тамашачыга «Никах көне», «Мәхәббәттән аермасын Ходаем», «Икебезгә бер кояш», «Уйлыйм көнен, уйлыйм төнен», «Эх, синең сипкелләрең» җырлары аша яхшы таныш пар белән бала тәрбияләү, гаилә кыйммәте, тел һәм милләт язмышы, мөгаллим кичерешләре хакында сөйләштек.

Чыккансың икән – гомергә

Түбән Кама кызы белән Башкортстанның Нефтекамск шәһәре егетен Казандагы И.В.Әүхәдиев исемендәге музыка көллияте очраштыра. Төрле курсларда укысалар да, икесе дә бер үк мөгаллимә Ания Туишева төркемендә белем алалар. Вәлинең «Казан егетләре» төркемендә җырлап йөргән чагы. Танышуга ук иҗат, уртак кызыксынуларга корылган бик матур дуслык башлана. Башны югалтып гашыйк булу түгел, ә нәкъ менә ныклы, чын дуслык була бу. «Гөлназны күрүгә, йөрәгем уянып киткәндәй булды. Һәр ир-атның булачак хатынына үз таләпләре бар бит. Мин аңарда әниемдәге сыйфатларны күрдем», – дип, әңгәмәбезне танышкан көннәр турында искә алудан башлый Вәли. Аларның дуслашып йөрүләрен белсә дә, никах турында сүз чыгуга, сагаеп кала булачак кәләшнең әтисе. Әле бик яшь бит аның кызы, укып бетерәсе бар…

«Гаиләне саклау һәрчак беренче урында дип сеңдерде безгә әти-әни. Кечкенәдән үк, чыгасың икән – гомергә. Торып караулар, аерылулар булырга тиеш түгел дип тәрбияләделәр, – дип сүзгә кушыла Гөлназ. – Җитди адымнар өчен мине яшьрәк санаганнардыр, мөгаен. Әтине бераз үгетләргә туры килде, билгеле. Вәли танышырга кайткач, әнием күз кысты: янәсе, борчылма, җайлыйбыз аны».

Хәер-фатихасы, гаилә кыйммәтләре, әдәп турында дөрес юнәлеш күрсәткәннәре өчен әти-әнисенә рәхмәт укый Гөлназ. Яшьләр арасында язылышмыйча, никахсыз гына яшәү күренешенә борчыла ул: «Динебезгә дә, милләтебезгә дә хас әйбер түгел бу. Татарны гына түгел, гомумән, теләсә кайсы милләтне эчтән җимерә торган күренеш. Ир-атны җавапсызлыкка этәрсә, хатын-кызны шәхес буларак кимсетә».

Үз үрнәгең белән

Ике милләтпәрвәр җан бергә кавышканда, илаһи көчләр аларның тормышын ислам нуры белән дә яктыртырга карар кылган күрәмсең, юкса бер уйда, бер фикердә булып, телебез һәм динебез дип шулай җан атарлар идеме икән? «Кайберәүләр тавыш, шау-шудан эшкә тынычлыкка дип сөенеп чыгып китә. Миңа, киресенчә, өйдә рәхәт, – дип сүз ала гаилә башлыгы. – Бездә кем баш дип лидерлыкка омтылу юк. Тормыш бер көйгә ага, шөкер дип яшибез. Беркем беркемгә берни тиеш түгел. Үзеңә карата нинди мөнәсәбәт телисең, үзең шундый бул, аннан башкалар да сиңа йомшара төшәр. Күзеңне йом, дәшми кал – бу ир-атка да, хатын-кызга да кагыла».

«Ике арадагы мөнәсәбәтләрне җайлау икебез ягыннан да булуын сизәм, – ди Гөлназ. – Ул алдан күреп эш итә, мин бүгенге көн белән яшим. Иртән торып чыксам, машинаны кардан чистартып куя, юллар бозлавык дип шалтыратып хәбәр итә. Хатын-кыз һәм ир кеше – икесе ике галактика диләр бит, шулар ярашканда, бербөтенлек туадыр. Вәлинең җитдилегенә, игелекле булуына гашыйк булдым. Без белгән бер бала ятим калды. Кызганудан күңелемдә ул сабыйны тәрбиягә алу уе туды, шундук Вәлигә дә әйттем. Ул тамчы да икеләнмәде, һич каршы килмәде. Кайбер ир-атның чит балага түгел, үзенекенә дә исе китми. Шундук ризалашуыннан аны ир-ат буларак үзем өчен яңа яктан ачтым, хөрмәтем артты. Дөрес, ул баланың язмышы уңай хәл ителде, аны баласыз башка туганыбыз үзенә алды».

– Хәзер яшьли өйләнешү күренеше дә, модасы да бетте. Сезгә дә 19-21 яшьтә гаилә йөген тарта башлау җиңел булмагандыр? – дип сорыйм. Бу хакта Вәлинең үз фәлсәфәсе:

– Бүген 30-35 яшькә кадәр өйләнмичә йөрүчеләр күп. Иң элек тормышының матди ягын җайлап куймакчы андыйлар: фатиры, машинасы, эше, акчасы булсын. Безгә капиталистик җәмгыять тә, чит илләр үрнәге дә, хәтта гаиләбез дә шуны сеңдерә. Гаилә тормышына дөрес караш түгел бу. 35 яшьтә, бар әйберне туплагач кына, менә дигән гаилә корачаксың дигән гарантияне кем бирә ала? Кесә тулы акчаң булу хатыннан яисә ирдән уңам дигән сүз түгел бит әле. Гаилә тормышында икең бергәләп үсү кирәк. Матди якны гына түгел, рухи дөнья турында да әйтүем. Шатлыкларны, сынауларны бергәләп үтү гаиләне ныгыта. Башкача мөмкин түгел, тормыш гел җайлы бара алмый. Яратусыз да булмый. Матди байлык төп кыйммәткә әйләнгән җәмгыятьнең гаилә мәсьәләләрендә дә чагыла башлавына борчылам. Балалар шуны күреп, белеп үсә. Әлеге шартларда аларга рухи, шул исәптән дини кыйммәтләрне биреп калырга ашыгабыз. Әти-әни буларак, бүгенге көндә бу – безнең төп вазифабыз.

– Дини гыйлем – гаиләдәге тәрбия мәсьәләләрендә иң яхшы кулланма ул, – дип сүзгә кушыла Гөлназ. – Бу юлга баскач, әтиебез әхлак ягыннан да, тормышка карашлары ягыннан да безнең күз алдыбызда тагын да күтәрелеп китте. Миңа да, балаларга да аның кебек булырга тырышыр өчен зур бер этәргеч булды. Ата кешенең абруен саклыйм дип борчыласы юк, барысы да күз алдында.

Ир кеше дә хатынының фикерләрен хуплый:

– Дин кешене бөтен яктан да тәрбияли. Әйтик, күптән түгел юлда машинабызга бәрделәр. Каршы як бик нык борчылды. Ә без тыныч калырга тырыштык: бәлки, шулай тиеш булгандыр, арты хәерле булсын, дидек. Без бит белмибез, бәлки, бу берәр сынаудыр яисә зур бәладән котылуыбыздыр. Балаларга да шундый мөнәсәбәт күрсәтәбез. Киләчәктә БДИлар, тормышта бик күп башка сынаулар көтә бит. Күпме бала стресстан интегә. Мөстәкыйль тормышка аяк басканда, аларның үзәге нык булырга тиеш. Кеше 30-35 яшькә кадәр әхлакый яктан тәрбияләнә, чыныга дип уйлыйм. Рухи үсеш туктарга тиеш түгел.

Акча мәсьәләсе дә дингә нигезләнеп хәл ителә әлеге гаиләдә. Хатын-кыз эшләгән акчасын үзе теләгәнчә тотарга хокуклы, ә ир-атныкы гаиләгә кайтырга тиеш. Әгәр кирәк була икән, хәтта сорыйсы да юк, хатын иренең бөтен кичерешләрен белә бит. Йорт салу, җиһаз алу – андый чыгымнар уртак.

«Ханым» дип дәшү кылану түгел

Бүгенге хатын-кыз, алдагы буыннар белән чагыштырганда, бөтенләй башка дөньяда кайный: ирен дә көйли, баласын да карый, эшендә дә үзен таба, әле шуның өстенә тышкы кыяфәте дә кызларныкы төсле балкып тора. Андыйларга сокланмый мөмкин түгел. Гөлназны тамашачы күз уңыннан бераз җуйса да, аның кабат иҗат дөньясында кайнаган мәле. Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә Зилә Сөнгатуллина классында белем алган чагында ук музыка мәктәбендә вокал дәресләре укыта башлый. Бүген ул – Казан шәһәре филармониясе солисты. Шулай ук Вәли белән бергә никах мәҗлесләрендә чыгыш ясыйлар. Инстаграмда да, тормышта да үзен «ханым» дип басым ясап таныштыруы игътибарны җәлеп итми калмый. «Кылану дип кабул итмәгез, зинһар, миллилекне саклауның бер ысулы буларак хатын-кызга татарча дөрес итеп мөрәҗәгать итүне кайтарырга омтылуым гына, – дип аңлатма бирә ул үзе. – Элек кияүгә чыккан кызларга – «ханым», кияүдә булмаганнарга «туташ» дип дәшкәннәр. «Апа» дип әйткәнче, затлырак яңгырый бит, статусны да билгеләп куя».

Музыка мәктәбе турында аерым озаклап сөйли ала җырчы мөгаллимә. «Һәркем дә бөек музыкант, композитор, җырчы булып бетми, әлбәттә. Ләкин 1-2 ел гына булса да, музыка мәктәбендә гыйлем, рухи тәрбия алган кеше берничек тә урам баласы була алмый инде, – дип, фикерләре белән уртаклаша ул. – Дәресләремдә халык җырларына басым ясыйм. 8 яшьлек бер укучым «Гөлҗамал» җыры белән «Илһамият» конкурсында беренче урын яулады. Балалар өчен катлаулы дип, халык иҗатына өйрәтә башлауны кичектерергә кирәкми. Балачакта күңелгә иңгән моң һәм милли аһәң гомер буена кала».

Укытучы булып эшли башлагач, бөтенләй башка дөньяны ача Гөлназ. Әни кеше буларак тоемлап бетерә алмаган проблемаларны, заман балаларының нинди борчулар белән яшәвен, сабый психологиясенә янаган афәтләрне ачык күрә ул. «Балага ата-ана игътибары җитми бүген. Юкса күңелен чит кешегә ачмас иде. Әти-әнисенә борчуларын сөйләргә курка ул, – ди яшь мөгаллимә. – Матди яктан тәэмин итеп кенә бурычыбыз үтәлми шул. Укучыларымның гаилә хәлләре, дуслары белән мөнәсәбәтләре турындагы серләрен саклыйм. Кайчакта елашып та алабыз. Аларга бит хисләрен чыгарырга, бушанырга кирәк, юкса күңелдәге үпкә-зарлар зураеп, башка проблемаларның башлангычына әйләнергә мөмкин. Бүген болай да балалар психикасына көчле басым ясала. Вакытында тыңларга, дөрес юнәлеш күрсәтеп, киңәш бирергә бурычлы укытучы. Укучы бу дәрестә җырламаса җырламасын, ләкин рухи яктан тынычланып, бушанып кайтсын дим.

Нәни башкаручыларның җырларга һич кәефләре булмый кайчакта. Ә кайбер балалар музыка мәктәбенә, гомумән, әти-әнисе теләге белән генә йөри. Андыйлар белән эшләгәндә, тәүге максатым – музыкага мәхәббәт уяту. Зур уңышка ирешү – икенчел мәсьәлә, һичьюгы аңа дәресләр ошасын, гыйлемнең файдасы булсын. Дәреснең юнәлешен үзгәртәм. Башка төрле кызыклы мәгълүмат белән игътибарларын җәлеп итәм, чит ил музыкасы, композиторлар, аларның язмышлары турында сөйлим. Мәҗбүриләп укытып, киресенчә, гайрәтне чигерергә мөмкин».

Мәктәпне түгел,  мөгаллимне сайладык

Бүген, белем алу өчен, бик күп мөмкинлекләр бар, ләкин мәгариф турында сөйләгәндә, тәрбия мәсьәләләре күләгәдә калды. Олы уллары Мөхәммәтнең мәктәпкә барыр чагы җиткәч, мәктәп түгел, нәкъ менә тәрбия дә бирә алырдай мөгаллим табу максатын куя әти-әнисе. Тәслимә Мостафина – нәкъ менә шундый сыйфатларга ия укытучы дип сөенә алар. 3 нче сыйныфта укучы Мөхәммәт туктаусыз эзләнә, үзен бөтен өлкәдә сынап карарга тели. Бассейнга да, бокска да йөри. Музыка мәктәбендә укый, фортепианода уйный, төрле конкурсларда лауреат булган. Шулай ук хоккей белән шөгыльләнә, халыкара мәктәптәге курсларда инглиз телен үзләштерә. 4 яшьлек кызлары Җәннәт тә абыйсыннан калышмый. «Балалар бакчасына ял итәргә генә барып кайта», – дип елмая өйдәгеләр. Иртүк фигуралы шуу дәресләренә барса, кичен гимнастикага китә.

– Балаларга йөкне артык күп саласыз түгелме? – дип сорамыйча кала алмыйм.

– Йөк, киресенчә, безнең өскә төшә, – дип көлеп куя әти-әниләре. – Бөтен шөгыльләрен үзләре сайлый бит алар, без бары тик ризалашабыз һәм шартлар гына тудырабыз. Мөхәммәт сабый чактан мөстәкыйльлек күрсәтте, кечкенә булса да, зур карарлар кабул итә кайчак. Әйтик, еш кына туган көнгә бүләкне акчалата бирәләр. Ул аның тиенен дә тотмыйча җыя. Берсендә шул акчаларына алты ай дәвамында бер балалар үзәгендәге «Йөгерек уку» («Школа скорочтения») мәктәбенә йөрде. Югыйсә моның өчен үз акчасын тоту ихтыяҗы юк иде, без аңа каршы килмибез бит. Соңгы арада пульт ярдәмендә идарә ителә торган машиналар белән мавыга башлады, ә алар арзан тормый. Бездән акча чыкмасын дип, үзе туплаганны тотарга тырыша.
Гаджетлар проблемасы да кызыклы хәл ителгән гаиләдә. Кунакка килгән балаларның телефоннары җыеп алына, аралашырга, уйнарга тулы ирек бирелә. Әлеге гаиләгә килүче бала-чага бу тәртипне белә.

Телне саклау – гаилә бурычы

«Тиздән өйләнешкәнебезгә 15 ел була, – ди Гөлназ ханым. – Вакыт дигәнең күз ачып йомган кебек уза да китә икән. Бер-береңә мөмкин кадәр күбрәк игътибар биреп каласы килә. Җыелып ял итү, йорт эшләрен бергәләп эшләү гаилә традициясенә әверелеп килә. Күпләр, балаларны әби-бабайга калдырып, икәү генә күңел ачып кайталар. Кайберәүләр өчен актив ял модага кереп китте. Ә безгә атна буена сузылган активлык җитә, шуңа күрә, киресенчә, мөмкин кадәр күбрәк өйдә бергә булырга тырышабыз. Безнең Вәли балаларсыз ял итәргә аяк та атламый.
Әти-әниләрем Түбән Кама шәһәреннән Казанга күченде, күршедә генә яшиләр. Җомга җитүгә, балалар кунакка җыена башлый. Якшәмбегә хәтле минем ике балам, сеңлемнеке дәү әни белән дәү әти кочагында.

Ә аларның кочагы киң, бөтенесе дә сыя. Тормышта әти-әни, туганнар булуы – шулкадәр зур бәхет. Нинди генә борчуың, шатлыгың булса да, үз каның, үз туганың белән бүлешәсең бит. Туганлык җеп-ләре дигән төшенчәне балаларга да сеңдерергә тырышабыз. Хәзер кеше кунакка да бик йөрешми. Шуның белән аралашу, якынлык өзелә инде. Без соңгы елларда тулаем гаиләгә бирелдек. Бу шундый рәхәт. Безне тамашачы югалтты, ләкин онытмады. Яңа җырыбыз тууга, шундук кайтавазы ишетелә».

Җырга, сәнгатькә карата Вәлинең таләпләре үзгә: «Җыр – безнең эчке омтылышыбыз, күңел халәте, юлдаш. Һөнәри яктан да үсәргә тиеш җырчы. Иҗаты белән генә түгел, тышкы кыяфәте, сөйләгән сүзләре белән дә тәрбияли ул. Җырның әхлакый миссиясе бар. Әйтик, Салаватның «Әнкәмнең догалары» җырын алыйк. Ничә буынның күңеленә кереп уйландырган моң бит ул!»

«Бүген банкет чоры – сер түгел, – дип сүзгә кушыла Гөлназ. – Ләкин концертлар куйганда, оркестрга кушылып җырлый алу, тере тавыш белән зәвыклы залларда, музейларда чыгыш ясау – бу бөтенләй икенче дәрәҗә. Филармониядә эшләвем белән бик бәхетлемен».

Тел дә, дин дә гаиләдән башлана дип инанган әлеге гаилә: «Әти-әнинең, әби-бабайның бурычы бу. Әйтик, мин дә, сеңлем дә өйдә татарча гына сөйләшеп үстек, –
ди Гөлназ ханым. – Зур әни янына авылга кайтканда, ул догалар өйрәтте, йоклар алдыннан кем күбрәк белә дип, узыша-узыша сөйли идек. 4-5 яшьтә өйрәтелгән догалар онытылмый. Үзебезнең балаларны да шулай тәрбияләргә безгә беркем комачауламый бит! Беркем дә синең өеңә килеп, балаңа дини һәм милли дәресләр биреп утырмаячак. Бөтен күзаллау кечкенәдән килә. Гаиләсендә ни күргән, ни ишеткән, ничек яшәгән?

Баланы милли рухта тәрбияләүдә ярдәмче булган «Шаян ТВ» каналы барлыкка килүгә дә бик шатландык. Татарча радио да кирәк. Әти-әниләребез урамда, транспортта пышылдап кына татарча сөйләшсә дә, мыскыллау ишеткән заманнар булган бит. Бүген «шөкер» дип кенә яшисе».

Ләйсән НИЗАМОВА

Добавить комментарий