Логотип Магариф уку
Цитата:

Баннофи Пай торты

Кирәкле әйберләр:400 грамм печенье130 грамм атланмай1 банка кайнатылган «сгущенка» («вареная сгущенка»)3 данә банан400 мл 33%лы сөт өсте (сливки)2 аш кашыгы шикәр пудрасы1 чәй калагы ванилинӘзерләү:Пе...

Кирәкле әйберләр:


400 грамм печенье


130 грамм атланмай


1 банка кайнатылган «сгущенка» («вареная сгущенка»)


3 данә банан


400 мл 33%лы сөт өсте (сливки)


2 аш кашыгы шикәр пудрасы


1 чәй калагы ванилин


Әзерләү:


Печеньены уклау белән яки блендер ярдәмендә изәбез. Шуңа эретелгән атланмай салып, болгатабыз. Формага (табага да мөмкин) җәеп куелган пергамент өстенә изелгән печеньены салып, стакан төбе белән баскалап, тыгызлап куябыз. Таба янына калын «киртәләр» ясап куярга кирәк. Табаны 20 минутка туңдыру камерасына куеп торабыз.


Печенье өстенә «сгущенка»ны ягабыз, өстенә телемләп киселгән бананны тезәбез (бер катлам да, күбрәк тә ярый – кем ничек тели). Табаны кабат суыткычка куеп торабыз. Ул арада сливкига ванилин һәм шикәр пудрасы кушып, блендер яисә миксер ярдәмендә күпертәбез. Тизлектән  кечкенәдән башлап, әкренләп арттырырга кирәк. Катнашманы банан өстенә салып, матурлап җәябез. Тортның өстен уган шоколад белән бизәргә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ