Ясмыктан төрекчә куе аш

Кирәкле әйберләр:
Әзерләү:
1 кишер
2 бәрәңге
1 баш суган
300 г ясмык
тәменчә тоз һәм борыч
50 г ак май
бер чеметем кипкән бөтнек үләне
яшел тәмләткечләр

Барлык яшелчәләрне дә суда пешерәбез. Аннары алар янына ясмыкны һәм тагын 500 мл су өстәп, 15 минут кайнатабыз. Соңыннан барысын бергә блендер ярдәмендә болгатып, боламык рәвешенә китерәбез. Килеп чыккан катнашмага ак май, тоз, борыч һәм кипкән бөтнек салып, яңадан кайнатып чыгарабыз һәм тагын 5 минут пешерәбез. Әзер ашны яшел тәмләткечләр белән бизибез.

 

Категория:

Добавить комментарий