Логотип Магариф уку
Цитата:

Г.Ибраһимовның иҗади мирасы ничә томлык?

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясенең күренекле әдип, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, публицист, тарихчы, педагог, методист, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовка багышла...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясенең күренекле әдип, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, публицист, тарихчы, педагог, методист, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовка багышлап уздырылуына артык аптырыйсы да юк иде. Бердән, иртәгә – бу олуг милләттәшебезнең туган көне. Юбилее ук булмаса да, аның исеме, иҗаты, милләте өчен кылган гамәлләре халкыбыз күңелендә. Икенчедән, тагын елъярымнан үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк Татарстан мәмләкәтенең дәүләтчелеген булдыруда Галимҗан Ибраһимов лидерларның берсе була. Безнең «Мәгариф» журналы өчен дә аның исеме ят түгел: нәкъ менә 1918 елда «Мәгариф»не оештыручыларның берсе һәм аның беренче мөхәррире дә булган бит әле ул Галимҗан Ибраһимов!
Ә инде бүгенге конференциянең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре катнашында үтүенең дә хикмәте бар иде. Бердән, бу институт 1967 елдан бирле, ягъни инде ярты гасырдан артык, Галимҗан Ибраһимов исемен йөртә, икенчедән, быел көзгә институт үзе дә оешуының 80 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Өченчедән, әдип исемен горур йөртүче институт коллективы татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов мирасының академик басмасын әзерләп чыгаруга алынган.
1974 – 1987 елларда бу әдипнең 8 томлыгы, ә 2000 елда язучының хатларын һәм аның язмышына бәйле документларны туплаган 9 нчы томы әлеге институт галимнәре тарафыннан әзерләнеп, бастырып чыгарылган иде инде. Һәм менә күптән көтелгән вакыйга: бу юлы инде әдипнең академик басмасы! Анда Г.Ибраһимовның моңарчы 9 томлыгына кертелмәгән 160 яңа хезмәте дә урын алырга тиеш икән. Академик басма 15 томнан торачак. Инде аның баштагы биш томы укучы кулына барып ирешкән. Тагын биш томы ел ахырына кадәр нәшер ителәчәк. Соңгы биш томын 2020 елда – Татарстанның 100 еллык юбилеена өлгертергә ниятләре.
Фото: tatar-inform.tatar

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ