Логотип Магариф уку
Цитата:

Галимнәр һәм артистлар театр турында

Татарстан фәннәр академиясендә театр сөюче мәдәният һәм сәнгать эшлекләре җыелачак. Биредә 23 декабрь көнне ТР Мәдәният министрлыгы,  Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнг...

Татарстан фәннәр академиясендә театр сөюче мәдәният һәм сәнгать эшлекләре җыелачак. Биредә 23 декабрь көнне ТР Мәдәният министрлыгы,  Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан «Төрки дөнья театры: үсеш юлларын билгеләү» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе оештырыла. 
Театр елына багышланган әлеге чарада катнашучылар төрки дөнья театрының көнүзәк проблемаларын ачыклау, милли театрлар тарихын барлау, драматургия һәм театраль педагогика үзенчәлекләрен өйрәнү, музыка һәм сәхнәнең нәфис бизәлеше темаларына сөйләшә.
Конференциядә Россиянең һәм төрки илләрнең театр юнәлешендәге күренекле фән эшлеклеләре ТР Фәннәр академиясе институтлары, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, фәнни оешмалар, театр сәнгате белән бәйле уку йортлары, дәүләт оешмалары,ТР Милли музее, Татарстан Язучылар берлеге һәм матбугат вәкилләре, архив хезмәткәрләре, аспирантлар, студентлар катнаша.
Театр елы уңаеннан Татарстанда   хезмәтләр нәшер ителде: «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен»: татар театры сәнгатендә дан казанган шәхесләр», һәм  «Төрки дөнья театры: үсеш юлларын билгеләү» хезмәтләре нәшер ителгән.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ