ГМОлы ипи ашаячакбыз???

Корткыч бөҗәкләр аркасында бодай үстерүчеләр югалткан уңыш күләме елдан ел арта икән. Бу хәлдән чыгу юлы бер генә – ген-модификацияләнгән сортлар үстерү.

РИА «Новости»да белгечләр белән уздырылган әңгәмәдә әнә шулай дип әйтелә. Тик кызганычкамы, әллә шатлыккамы – бодай геннары үзгәртүләргә тиз генә бирешми икән, шуңа галимнәргә эшлисе дә эшлисе әле. Россия болай да бодай үстерү буенча беренче өчлеккә керә.

ГМОлы ризыклар турында чәч үрә торырлык хәбәрләр әледән әле барлыкка килеп торса да, каты сортлы бодайны җитештерүдә куллану бер илдә дә рөхсәт ителмәгән. Бары тик фәнни-эксперименталь максатларда гына чәчәргә ярый.

Җитештерүчеләр аласы табышны исәпли башласа, гади кулланучылар ГМО сүзен ишетергә дә теләми. «Сугыш чорында кул белән дә чәчтек икмәкне, фронтка да, тылга да җиткердек. Хәзер нинди бай, тыныч заманда яшибез, нинди генә техника юк! Оялмыйча ничек икмәк җиткереп булмый дип утырырга кирәк? Фән шулкадәр алга киткән вакытта корткычларга чара табып булмас инде, әкият бу! Кешелек буынын ГМО белән агуларга ярамый! Болай да япь-яшь кешеләрнең чирдән башы чыкмый», – дип әлеге яңалык турында кайнарланып фикерен белдерде 88 яшен тутырган Фәүзия Низамова. Казан шәһәрендә яшәүче яшь әни Елена Крылова да аны хуплый.

– Азык-төлекне мөмкин кадәр авылдан яисә базарда сатучы таныш әбиләрдән генә алырга тырышам. Шәһәр җирендә бар да әзер дисәләр дә, үзебез авылда үскәч, менә шул «әзер»нең сыйфаты бик борчый мине. Болай да күпме сау тоелган яшьләр баласызлыктан интегә, яман шеш авырулары колач җәйде. Инде ипине дә ГМОлыны ашый башлыйкмыни? Фантастик фильмнарда кешелек үзен-үзе бетерәчәк ди геройлар. Фаразлар әкренләп чынбарлыкка күчеп бара бугай. Кешеләр бу галәмәттән туеп, авылларга агыла башламагае.

Россия кибет киштәләрендәге икмәкне дә тикшерелгән оннан гына пешерәләр дип белдерә белгечләр. Тик шунысы бар: 2013нче елга кадәр ипи пешерү өчен кулланылган бөтен ингредиентлар да дәүләт экспертизасы үтәргә тиеш булса, хәзер бу мәҗбүрият беткән. Он тикшерелә, ә башка кушылмалар – юк. Димәк, җитештерүчеләрнең ни дәрәҗәдә намуслы булуларын үз сәламәтлегебездә тикшерергә кала.

Ипи сайлаганда маркировкага, төрелүенә зыян килмәгәнлеген тикшерегез. Күгәрек булмавын, целлофан пакетка салынган икмәккә кояш нурлары төшмәвен тикшерегез. Пакет эчендәге ипи дымланып, чирләр чыгаручы споралар үрчи башларга мөмкин.

Добавить комментарий