Грант бүләге

Быел ТНВдан Татарстанның 100 еллыгына багышлап күп кенә тапшырулар карадык. Тарихчылар чыгыш ясаган саен бер күренешкә игътибар итәсең — сөйләүчеләрнең артындагы китап шкафында җиде томлык “История татар” китаплары тезелеп киткән. Бәхеткә, арадан кайбер томнар район-авыл китапханәләренә дә килеп җиткән иде. Ә менә мәктәп китапханәләрендә бу байлык юк диярлек. Шул уңайдан Әтнәгә “Мәгариф” журналы вәкилләренең, бер автомобиль “Волжская Булгария и Великая Степь” китабын төяп, килеп төшүләре зур вакыйга булды. 956 битле бу саллы хезмәттә татарларның беренче дәүләтләреннән берсе булган Болгар турында гаҗәеп күпкырлы һәм тарихи хак материал тупланган. Андагы байлыкны тарих дәресләрендә дә, дәрестән соңгы тәрбия чараларында да рәхәтләнеп кулланырга була. Бу китапны карап, укып чыгуга кадәр, кулга алуга ук халкыбыз өчен горурлык хисләре туа. Менә нинди бай тарихлы, белем, сәнәгать, сәүдә ягыннан һәм халыкара мөнәсәбәтләрдә алга киткән халык булган ул безнең бабаларыбыз – Идел буе татарлары!

“Волжская Булгария и Великая Степь” китабының дөньяга килү тарихы кызыклы. Нефтьчеләр акчасына “Рухият” нәшриятында 2002 елда ук чыккан беренче томны бүләк итеп алган Санкт–Петербург эшмәкәре, әтисе – Казан татары, әнисе Кырым татары булган Шәрифҗан Сухов икенче томны әзерләүгә үз теләге белән финанс ярдәме күрсәткән. Бу китап республика мәктәпләренә дә нәкъ шул – иганәчелек юлы белән килеп ирешә. “Татнефть”нең Хәйриячелек фонды Республика юбилее уңаеннан Грантлар игълан иткән иде. Аны отканнар арасына уку йортларына таратылырга тиешле әлеге басма да эләккән.

–Җиде томлы Татар тарихының җиде томы да тарихчылар һәм җитәкчеләрнең китап шкафларында гына түгел, китапханәләрнең китап киштәләрендә дә урын алса иде дигән теләгем бар, – ди аның беренче ике томын әзерләп, дөньяга чыгаруга финанс һәм оештыру ягыннан үз өлешен керткән журналист, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, “Рухият” фондының элеккеге җитәкчесе Илсөяр Хәйруллина.– Бу китаплар халкыбызда, бигрәк тә яшь буында тарихи хәтерне яңарту, милли горурлык уятуда алыштырып булмаслык хәзинә.

Менә шуны аңлап, “Татмедиа” АҖ нең “Мәгариф” филиалы һәм “Татнефть” Хәйриячелек фондының “Рухият” проекты вәкилләре Грант бүләген мәктәпләргә һәм башка уку-тәрбия йортларына илтеп җиткерүгә алынганнар. Мондый игътибарга педагогик коллективлардан рәхмәттән башка сүз юк.

“Мәгариф” журналының баш мөхәррире, “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева һәм “Мәгариф” журналының баш мөхәррир урынбасары Расиха Исмәгыйлова Әтнә, Арча, Балтач районнарының мәгариф идарәләрендә булып, нәкъ менә әлеге күңелле миссияне башкарып кайттылар.

– Иманым камил, бу китаплар тарих укытучыларының өстәл китабы булачак. Дәрес бирәме алар, яки укучыларын олимпиадаларга, БДИга әзерлиләрме – әлеге китапларның ярдәме бик зур булачак, – диде Сөмбел Нурислам кызы бүләкләрне Арча мәгариф идарәсендә китапларны тапшырганда.

-–Безнең өчен бу бик зур чыганак булачак. Әлеге китаплар белән укучыларыбызны да, укытучыларыбызны да сөендерәчәкбез,– дип “Татнефть” АҖ нең хәйрия фондына рәхмәтләрен җиткерде Арча районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Зөлфия Ильсур кызы Ситдыйкова. – Хәзерге вакытта китап бәясе югары күтәрелде. Шуңа күрә мәктәпкә килеп ирешкән һәр басмага шатланабыз.

Билгеле инде, очрашу барышында “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларының аерым проектлары, матбугатка язылу хакында да сөйләшү булды. Өйләргә интернет бәреп керсә дә укытучылар 107 ел тарихы булган “Мәгариф” журналына тугрылык сакларга тырышалар. Алар арасында бигрәк тә “Авыл укытучысы” проекты популяр икән. Мәгариф зур үзгәрешләргә бәйле күп кыенлыклар кичергән чорда авыл укытучысына күрсәтелгән игътибар аларга хезмәтләреннән тәм-ямь табып, иҗади эшләргә этәргеч бирә. Бер үк вакытта очрашуда “Татмедиа”ның “Гаилә һәм мәктәп” журналын оештыруы да вакытлы булды, дигән фикер яңгырады. Яшь әти-әниләргә бала тәрбияләүдә белгечләр фикере аша ярдәм итү, аларны милли тормыш һәм андагы проблемалар белән таныштыру заман таләбе булып тора.

Добавить комментарий