Логотип Магариф уку
Цитата:

Ике канатлы гимназия

Фатиха Аитова исемендәге гимназиянең өч үзенчәлегеӘгәр дә сезгә мәгърифәтче Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиянең йөзен билгели торган бик мөһим өч үзенчәлеген табыгыз дисәләр, хәтта республикад...

Фатиха Аитова исемендәге гимназиянең өч үзенчәлеге
Әгәр дә сезгә мәгърифәтче Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиянең йөзен билгели торган бик мөһим өч үзенчәлеген табыгыз дисәләр, хәтта республикадан читтә яшәүче татарларыбыз да әйтер: бу – кызлар өчен оештырылган, ягъни гендер тибындагы беренче белем бирү оешмасы. Икенче үзенчәлеге: биредә татар теле һәм әдәбияты тирәнтен өйрәнелә; тәрбия эшләре, нигездә, татар телендә алып барыла. Өченче үзенчәлеге: ул – XXI гасыр башында Казан үзәгендә диярлек татар балалары өчен махсус яңа бина төзелгән тәүге мәктәп, һәм аның тарихы халык язучысы, драматург Туфан Миңнуллин исеме белән дә турыдан-туры бәйле.
Әлеге уку йорты эшчәнлегендәге башка аерымлыкларны гимназиянең директоры Зөммәрәт Шамил кызы Нәгыймова белән ачыклауга керешкәнче, татар кызын татар анасы итеп тәрбияләүгә юнәлтелгән мәктәп тарихында шушы ике олуг шәхес – Фатиха Аитова һәм Туфан Миңнуллиннарның роленә кыскача гына тукталып үтик. Троицк каласында миллионер Габделвәли Яушев гаиләсендә тәрбияләнеп үскән чибәр һәм укымышлы кыз – Фатиха – үзеннән өлкәнрәк яшьтәге Казан купецы Сөләйман Аитовка кияүгә чыкканда, аңа бер генә шарт куя: кияү кәләшенә кызлар өчен мәктәп бинасы төзеп бирергә тиеш. 1897 елда Сукно бистәсендә ачылган ул мәктәп өч ел эшләп кала. 1909 елның 27 августында Фатиха ханым, химаяче ире Сөләйман әфәнде ярдәме белән, Казан губернасы халык училищелары чиновникларының каршылыгын җиңеп, хәзерге Тукай урамында яңа төзелгән ике катлы таш бинада кызлар мәктәбе ачуга ирешә. Ә аны шәхси урта мәктәпкә әйләндерү өчен, Аитовларга тагын җиде ел көрәшергә, хәтта Петроградтагы Халык мәгарифе министрлыгына кадәр барып җитәргә туры килә. Министрлык моның өчен төп шартларның берсе итеп рус телен укытуны куя.
Мөселман кызлары өчен беренче татар гимназиясен ачуда губернатордан алып шәһәрнең барлык эре җитәкчеләренә кадәр катнаша. Мәктәптә, дин нигезләреннән, татар, гарәп, рус телләреннән тыш, тарих, математика, физика, табигать белеме, гигиена һәм башка күп фәннәр укытыла. Рус теле һәм әдәбияты, Россия империясе тарихы һәм географиядән башка барлык предметлардан белем татар телендә бирелә. Табигать һәм төгәл фәннәрне укыту өчен, Ф. Аитова татарча яхшы белүче алты кызны Шумкова гимназиясенә укырга җибәрә. Татар гимназиясе эшли башлауның беренче елында ук бирегә Казаннан һәм якын-тирәләрдән ике йөздән артык кыз бала җыела, һәм мәктәп 1918 елга кадәр эшчәнлеген дәвам итә.
XX гасырдагы демократик үзгәрешләр кабат әлеге мәсьәләгә әйләнеп кайтырга мөмкинлек бирде. Милли җәмәгатьчелекнең басымы астында 1993 елда сәүдәгәр Галиевләр йортында татар кызлар гимназиясе үзенең эшен янәдән башлап җибәрде. Өстән-өстән ремонт үткәрелсә дә, ул инде шактый таушалган йорт иде. Менә шулвакыт аның язмышын ул чактагы Дәүләт Советы (хәзер Югары Совет) депутаты, язучы Туфан Миңнуллин үзгәртә алды. Аңа моның өчен, сессияләрдә берничә тапкыр чыгыш ясап, консерватив депутатларның да, чиновникларның да фикерен уңайга бору өчен нык үҗәтлек күрсәтергә туры килде. Мәсьәлә туры юнәлеш алгач, аны Туфан Миңнуллин мәктәбе итү турында да сүз купкан иде. Ләкин тарихка тугрылык саклаган мөхтәрәм шәхес кистереп әйтте: Казан татар кызлар гимназиясе укымышлы, зыялы татар хатыннарын тәрбияләүгә бөтен байлыгын һәм тырышлыгын салган мәгърифәтче Фатиха Аитова исемен йөртергә тиеш! 2011 елда Декабристлар урамында күркәм бина салынып беткәннән соң, халыкта 12 нче татар кызлар гимназиясенең ике канаты бар, берсе Фатиха Аитова булса, икенчесе Туфан Миңнуллин дигән ышаныч яши. Ул ышаныч ничек тормышка ашырыла? Әйдәгез, ул хакта гимназиянең бүгенге директоры, РФ гомуми белеменең мактаулы хезмәткәре, ТРның атказанган укытучысы Зөммәрәт Нәгыймованың үзенә сүз бирик.
Зирәк әни – тотрыклы гаилә
– Зөммәрәт Шамилевна, Сез мәгариф өлкәсендә 35 елдан артык хезмәт куясыз. Кызларны малайлардан аерып укыту һәм тәрбияләүгә, ягъни гендерлы укытуның асылына Киров районындагы 4 нче гимназия-интернатта укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән елларда ук төшенгәнсездер. Шагыйрь әйтмешли, кыз баланың исемендә үк йолдыз балкышы, чәчәк нәфислеге бит... Ата-анасы кызын шундый зат итеп тәрбияләүне күз алдында тота икән, ул педагогик коллективтан да укучылар белән үзгә төр аралашу, тәрбияне дә үзенчәлекле итеп коруны таләп итә торгандыр.
– Дөрес әйтәсез. Кыз баланы укыту һәм тәрбияләү – милләтне, җәмгыятьнең үзен тәрбияләү һәм укыту белән бер ул. Бүген гимназиядә белем һәм тәрбия алучы кызларыбыз киләчәктә гыйлемле туташлар, зыялы, зәвыклы ханымнар, ә иң мөһиме: гаилә җылысын, милли, рухи кыйммәтләрне саклаучы, балаларына туган телебезне бабаларыбыздан әманәт буларак тапшыручы, гыйлем орлыклары чәчүче, аларны әхлаклы-тәрбияле итеп үстерүче әниләр булырлар дип өметләнәбез. Бу хакта атаклы Иж-Бубый мәдрәсәсен оештыручы мәгърифәтче Габдулла Буби туп-туры әйткән. «Иң элек кызларны укытабыз. Гаиләдә беренче укытучы – әни булыр». Зирәк әниләр кулындагы гаилә – тотрыклы, ә тотрыклы гаиләгә нигезләнгән җәмгыять көчле була. Шуңа да кызлар гына укый торган гимназия коллективының җәмгыятебез алдындагы җаваплылыгы бермә-бер артыграк булуын аңлап эш итәбез.
Уку-укыту ягыннан караганда, без, билгеле инде, дәүләтнең мәгариф өлкәсендәге сәясәтенә нигезләнәбез. Гимназия коллективының эшчәнлеге укучыларның төп компетенцияләрен формалаштыру, белем бирү процессында катнашучыларның интеллектуаль потенциалын һәм мәгълүмати-коммуникатив культурасын үстерү, рухи һәм физик яктан сәламәт кеше тәрбияләү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән. Ә моның өчен бездә бар да җитеш. Беренчедән, заманча матди базабыз бар дип әйтә алабыз. Кабинетларыбыз электрон, лаборатор һәм башка кирәк-ярак белән тулысынча җиһазландырылган. Ә иң мөһим байлыгыбыз – белемле, тынгы белмәс укытучылардан торган тотрыклы коллектив. Бүгенге көндә гимназиядә 465 кыз бала белем ала. 5–11 нче сыйныфларда инглиз теле тирәнтен өйрәнелә.
Без үз казанында гына кайнаучы коллектив түгел. Педагогик тәҗрибә диссеминациясе кысаларында соңгы өч ел эчендә 21 семинар үткәрелде, шуларның 11е – туган (татар) тел укытучылары, 2 семинар мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен иде. Педагогларның эш тәҗрибәсе басма җыентыкларда һәм педагогик сайтларда (62 мәкалә) дөнья күрә килә.
Укытучыларыбыз, әйткәнемчә, сыната торганнардан түгел. Ул район һәм республика буенча уздырылган чараларда укытучыларыбызның активлыгында да чагылыш таба. 2018–2019 уку елында сыйныф җитәкчесе Альбина Шәйхетдинова «Ел укытучысы – 2018» район конкурсының «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» номинациясендә призёр; рус теле укытучысы Светлана Шагеева һәм физик тәрбия укытучысы Айнур Каюмов Мәскәү районы командасы составында «Олимпия – 2019», «Тел сагында – ир-егетләр» һәм «Яшь укытучылар балы» конкурсларында катнашып, җиңүчеләр булдылар. Быел инглиз теле укытучысы Альбина Шәйхетдинова «Фән укытучысы» номинациясендә «Ел укытучысы – 2021» район конкурсы лауреаты булды. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сыйныфтан тыш эшләр буенча чаралар һәм проект эшләнмәләре буенча республика конкурсында педагог-оештыручы Рәмилә Газизуллина – II дәрәҗә диплом; туган тел һәм әдәбият укытучысы Гөлнур Насыйбуллина III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
«Максатчан программалар нигезендә милли гимназиянең белем бирү тирәлеген модельләштерү» инновацион проекты тормышка ашырыла. 2019 елдан гимназия Туган (татар) тел буенча укыту-методик комплектларын сынап карауда катнаша.
Кызлар сынатмый алар
– Мондый мәктәпләрдә кызларга егетләрнең игътибарын яуларга да, аларга ошарга тырышасы да, моның өчен төрле планнар корып азапланасы да юк. Димәк, бөтен игътибар-тырышлыкны белем үзләштерүгә юнәлтергә кала. Өлгереш турында ни диярсез?
– 27 еллык гомер эчендә гимназияне 314 кыз бала тәмамлады, шуларның 47се укуда ирешкән уңышлары өчен медальгә лаек булды. Укучыларның укуда югары өлгереше, фән буенча төрле конкурс, олимпиадаларда яхшы күрсәткечләре укыту системасының дөрес төзелүенә бәйле.
Чыгарылыш сыйныф укучыларының нәтиҗәләре яхшы, БДИ нәтиҗәләре шулай ук тотрыклы (рус теле буенча уртача           балл – 75,4; 76,1; 76,6). «Уңышка юл» проекты кысаларында 11 нче сыйныф укучылары тарафыннан БДИга, олимпиадаларга, контроль эшләргә әзерлек буенча tolkoexamen.ru сайты булдырылды. Ул безнең гимназиядә бик популяр. Сайтка көнгә уртача 2–3000 гә якын, имтиханнарга әзерлек чорында  10 000 гә якын кеше керә.
Галимнәр сәләтсез бала юк, аны ача белергә генә кирәк дигән фикерне гел кабатлап торалар. Сәләтле балаларны олимпиадаларга, конференция, конкурсларга әзерләүче укытучыдан укучының акыл сәләтен «эшкә җигү», туктаусыз алга бару мөмкинлеге тудыру, аларның үсешенә көч-куәт бирерлек эшләр башкару, укучысын аңлау, аңа шәхси якын килеп эшләү таләп ителә. Укытучы һәр укучы, ә сәләтле укучы өчен бигрәк тә үрнәк, көчле шәхес булырга тиеш. Үз фәнен тирәнтен белгән мөгаллим укучыларның бу фәнгә карата карашын тамырдан үзгәртә ала. Аларны үз фәне белән кызыксынуларын көчәйтә алган укытучы гына, төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңү яуларлык көчле укучы тәрбияли, аны үз артыннан ияртә, үз фәненә «беркетә», мөстәкыйль белем туплауга, үзүсешкә этәрә, югары нәтиҗәләргә ирешүен тәэмин итә ала. Гимназиябездә шундый укытучыларыбыз күп булуын укучыларыбызның елдан-ел арта барган уңышлары ачык раслый. Бездә сәләтле укучылар белән эшләү тәҗрибәсе хуплана. Олимпиадаларга килсәк, 2018 елда республика буенча –1 җиңүче, 4 призёр; 2019 елда – 2 җиңүче, 9 призёр; рус теле буенча халыкара олимпиадада – 1 җиңүче, 3 призёр. 2020 елда –
9 призёр. Укучыларыбыз төрле конференцияләрдә (Т.Миңнуллин, К.Насыйри, Н.И. Лобачевский конференцияләре, Ч.Айтматов укулары һ. б.), конкурсларда («Илһам», «Ак калфак», «Сәйяр», «Ел лидеры», «Чикләрсез балачак» һ. б.) уңышлы чыгыш ясыйлар, төрле проектларда («Минем инициатива», «Мин – Россия гражданины» һ.б.), спорт ярышларында теләп катнашалар. Узган ел өч чыгарылыш сыйныф укучысы (Илайда Ашит, Софья Хәйруллина, Камилә Ишмөхәммәтова) Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының исемле стипендиясенә лаек булдылар.
Хәтер сандыгы
– «Музей – үткәннәр хәтере генә түгел, ә анда килүчеләргә педагогик йогынты ясау чарасы да», – ди В.Старцев үзенең «Музей педагогикасы турында» дигән китабында. Кемнәрдер бер музейны алып барырга авырыксынганда, сездә
4 музей эшләп килә.
– Милли мәгариф музее, Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган мемориаль зал, Фатиха Аитова музее, ТАССРның 100 еллыгына багышланган зал турында әйтәсез инде. Аларның функцияләре күптөрле. Музейларыбыздагы материалларны укыту-тәрбия процессында куллану укучыларны үткән тарихыбыз, бөек шәхесләребез белән таныштыра, кешеләр мөнәсәбәтендәге, хезмәт эшчәнлегендәге матурлыкны күрергә өйрәтә, укучыларның фикерләрен мөмкин булганча сәнгатьле, сурәтле итеп белдерә алу сәләтен, сөйләм телен үстерә, аларда көндәлек тормышны матурайту омтылышы, үз Ватаны белән горурлану хисе тәрбияли, балаларга рухи ләззәтләнү мөмкинлеге бирә. Татар халкының мәгариф үсеше баскычлары чагылыш тапкан, шул исәптән татар мәгарифе үсешенә зур өлеш керткән 50 гә якын хатын-кызның тормышын тасвирлаучы Фатиха Аитова музеена килсәк, без аны булдыруда гимназиябезнең беренче директоры Илһамия Темиркаевага, милләтебез үсеше өчен янып-көеп йөрүче галимә, тарих фәннәре кандидаты татар хатын-кызлары язмышларын архивларда өйрәнеп, алар турында бик күп саллы хезмәтләр язган Тәэминә ханым Биктимировага аеруча рәхмәтлебез.
Чыннан да, яшь буынга әхлакый, патриотик, эстетик тәрбия бирүдә музейларның әһәмияте гаять зур. Гимназиябез музейлары да – үткән белән бүгенгене бәйләп торган күпер, хәтер сандыгы. Алар укучы кызларда патриотик рух, милли үзаң тәрбияләүдә гаять зур эш башкара.
Яңалык ят түгел
– Сездә чыннан да күңелгә хуш килердәй яңа проектлар да уңышлы эшләп килә. Шуларның берничәсенә генә тукталып китик әле.
– Укыту системасында белем һәм тәрбия бирү бер-берсенә үрелеп, бер-берсен тулыландырып бара. Монда заманча милли проектлар – «ЙолаФест», «Халыклар дуслыгы фестивале» (узган ел без аны ТАССРның 100 еллыгына багышладык) аша укучы кызларга татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, күркәм традицияләрен өйрәтергә, халыклар дуслыгын, гаилә һәм гимназия хезмәттәшлеген ныгытырга, үстерергә омтылабыз. «Гаилә фестивале» исә «Укытучы – укучы – ата-ана» бәйләнешен ныгытуга һәм саклауга йөз тота.
«Фән көннәре» проекты белән кызыксынучы укучыларыбыз елдан-ел арта бара. Алар шәһәр, республика, Россия күләмендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар. Фән көнендә укучыларга кызыклы программа – «Могҗизалы физика» тәҗрибәләре, фәнни фокуслар әзерләнә. Югары уку йортлары галимнәре, әдәбият белгечләре, «Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган креатив, тәҗрибәле мөгаллимнәр белән очрашулар уздырыла. Әлеге очрашулар нигезендә яңа уңышлы проектларыбызның берсе – «Уңыш коды» барлыкка килде. Бу проектның кунаклары – тормышта зур уңышка ирешкән төрле һөнәр ияләре.
«Белем ярминкәсе»н 2018 елдан бирле үткәрәбез. Аңа әзерлек һәм анда катнашу укучыларны үзүсешкә этәрә, кеше алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үстерә, предметлар белән кызыксынуны арттыруга ярдәм итә һәм ярминкәгә килүчеләр белән үз белемнәрен уртаклашырга мөмкинлек бирә. Биредә укучылар һәр фәннән диярлек үзләренең проектларын, әзерләгән эшләрен тәкъдим итәләр, мастер-класслар күрсәтәләр. Ярминкәгә бөтен укучылар, укытучылар, ата-аналар һәм кунаклар чакырыла. Робототехника һәм 3D модельләштерү, физика һәм химиядән экспериментлар, инглиз теленнән интерактив уеннар, эбру (суда сурәт ясау) сәнгате бездә аеруча популяр юнәлешләрдән санала.
Гимназиядә драматург үзе исән чакта ук башлап җибәргән «Туфан Миңнуллин премиясе», «Туфан Миңнуллин беләзеге» кебек бәйге-бәйрәмнәр бүген дә дәвам итә. 1000 сум күләмендәге Туфан Миңнуллин премиясе айга бер тапкыр фән-мәгариф, сәнгать яки спорт өлкәсендә казанышларга ирешкән, татар телен камил белгән укучыга яки укучылар коллективына бирелә. Ә 11 нче сыйныфны тәмамлаучы уку алдынгысына тапшырыла торган көмеш беләзек иясе «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә генә билгеле була. Аны драматургның хатыны Нәҗибә Ихсанова тапшыра иде. Хәзер бу дулкынландыргыч чарада халык язучысының кызы Әлфия Юнысова-Миңнуллина катнаша. Туфан Миңнуллин исеме белән бәйле чараларыбыз әле моның белән генә дә бетми.
Бездә тагын хәзерге заман әдипләре белән диалогка керү, аларның тормыш юлы һәм иҗатлары белән якыннан танышуга корылган «Әдәби эскәмия» проекты да тормышка ашырыла. Ул чиреккә бер тапкыр оештырыла. Әдәби кичәне оештыруга 5 – 11 нче сыйныф укучылары җәлеп ителә. Алар әдипләр белән очрашулар әзерлиләр. Китапханәче, тел һәм музыка укытучылары, ата-аналар да – әдәби кичәнең актив катнашучылары. «Артист һөнәре профессия түгел – диагноз» дип яшәүче «Хәят» театр студиябез дә күңелле зур иҗади эш алып бара. «Әкият» мода театрында исә кызларыбыз этикет, хореография һәм сәхнә пластикасы нигезләрен өйрәнәләр, матур һәм нәзакәтле хәрәкәт итү серләренә төшенәләр. Үзләре бер нәни дәүләтне тәшкил иткән «Нур» балалар оешмасының да күрсәтер эш-гамәлләре шактый. 2 айга бер мәртәбә татар телендә 12 битле «Кызлар иле» газетасы (мөхәррире – педагог-оештыручы Рәмилә Газизуллина) чыгып килә. Ул шулкадәр үзенчәлекле һәм шуңа күрә республиканың иң яхшы мәктәп газеталарыннан берсе санала. Укучылар редакциясе ел саен район, шәһәр, республика, төбәкара бәйгеләрдә җиңү яулый.
Бусагада – яңа заман, яңа өметләр, яңа казанышлар! Шуңа да заман белән бер аяктан атларга тырышабыз. Татар телендә белем бирүче гимназия булсак та, без төрле милләт балаларының уртак белем йортына әверелеп барабыз. Гимназиябезнең чыгарылыш укучылары арасында Алсу Сәлахетдинова кебек айкидо буенча Европа чемпионы да, сәнгать әһелләре, инглиз теле белгечләре, мөгаллимнәр дә бар. Кызларыбыз – милләтебезнең киләчәге. Моның шулай икәнен вакыт үзе раслый килә.
Расиха Фаизова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ