Логотип Магариф уку
Цитата:

«2»ле билгесен маңгайга

Бу хәл Башкортстанның Күмертау шәһәрендә булган: 5 нче мәктәп укытучысы беренче сыйныф укучысына начар тәртибе өчен  «2»лене көндәлеккә түгел, ә маңгайга куярга булган. Бу хакта җирле массак...

Бу хәл Башкортстанның Күмертау шәһәрендә булган: 5 нче мәктәп укытучысы беренче сыйныф укучысына начар тәртибе өчен  «2»лене көндәлеккә түгел, ә маңгайга куярга булган.
 Бу хакта җирле массакүләм мәгълүмат чараларында әйтелә. Рәсем дәресе  вакытында укытучыга бер укучы кызның үз-үзен тотышы ошамаган, ул кыз сыйныфташлары белән сөйләшеп утырган. Аннан соң укытучы билге кую өчен укучыдан альбом бирүен сораган. Укучы альбомны өендә онытып калдыруын әйтә, һәм мөгаллимә баланың маңгаена «2»ле билгесен язып куйган.
Бу хәлдән соң әти-әниләр мәктәп җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән. "Башинформ" хәбәр иткәнчә, рәсем укытучысы икенче көнне эшенә керешкән, тик тикшерү аның гаепле булуын күрсәтсә, аны эштән куачаклар. Педагог мәктәптә 30 ел эшли икән.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Чыганак: Мел порталы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ