Логотип Магариф уку
Цитата:

Икетеллелек шартларында – экология проблемаларын хәл итү

Казандагы 155 нче гимназиядә «Билингваль (ике телле) белем бирү шартларында экологик культура формалаштыру» дигән темага Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды.Әлеге конференция Татарстан м...

Казандагы 155 нче гимназиядә «Билингваль (ике телле) белем бирү шартларында экологик культура формалаштыру» дигән темага Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды.
Әлеге конференция Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министрлыгы кысаларында узды. Анда югары уку йортларының фәнни-педагогик хезмәткәрләре, галимнәр, аспирантлар, булачак магистрлар, студентлар, укытучылар, тәрбиячеләр катнашты, һәм ул аерым программа нигезендә барды.
Катнашучылар Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән иде. Алар арасында Башкортстан, Удмуртия республикалары, Түбән Новгород һәм Ульяновск өлкәләре вәкилләре, бигрәк тә татар төбәге булган Иске Кулаткы районыннан укытучылар һәм тәрбичеләр актив катнашты. Шулай ук Краснодар крае, Төмән өлкәсе вәкилләре дә булды. Чит илләрдән Германия Федератив Республикасы һәм Америка Кушма Штатлары вәкилләренең катнашуы да конференциягә ямь өстәде.

Пленар утырыш эшендә Россия Федерациясенең рус телләре буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы берлек әгъзасы, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Р.Р Җамалетдинов, Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры А.В.Шадриков катнашты. Катнашучылар ике телдә дә тел һәм экология проблемаларын һәм шулар аша килеп туган катлаулы вазгыятьне һәм шуны хәл итү юлларын күрсәтеп чыгыш ясадылар.
КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм белем бирү буенча югары мәктәп деканы Р.Х.Мирзаһитов милли кадрлар әзерләү хакында киң итеп тукталды һәм ул хәзерге чорда милли кадрларның тоткан ролен һәм аларның никадәр кирәкле булуларына басым ясады.
Пленар утырышта шулай ук Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарының мәгариф идарәсе методисты Э.К.Бронникова катнашты һәм чыгыш ясады.

Пленар утырышта татар телен саклап калу һәм аны үстерү мәсьәләсе беренче урында торды дисәк, һич тә арттыру булмас. Бу хакта сүзне Чаллыдагы М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Э.А.Нурисламова сөйләде. Ул үз чыгышында икетеллелек шартларында дәреслекләр һәм уку әсбапларының тоткан ролен киң һәм тирән итеп күрсәтеп бирә алды. Шулай ук укытучылардан Теләче районы Олы Нырсы урта мәктәбеннән Р.М.Сафинаның чыгышы да бик актуаль булды. Ул башлангыч сыйныфлардагы «Әйләнә-тирә дөнья» предметыннан «Табигатьтә су әйләнеше» темасын яктыртты, туган як сулары, чишмәләре белән бәйләнешле рәвештә үз дәресендә ничек итеп балаларда экологик мәдәният формалаштыру юлларын күрсәтте.
Казандагы 155 нче гимназиянең география укытучысы Г.М.Ханнанова дәрестән тыш шартларда укучыларда ничек итеп экологик культура тәрбияләп булуын, биредәге катнашучыларга үзенең тирән эчтәлекле презентациясе аша күрсәтеп һәм ачыклап бирә алды.

Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтыннан М.В.Лотфуллин, Казан илкүләм-тикшеренү техник университет-КАИ профессоры Н.М.Солодухо чыгышлары да тел һәм экология мәсьәләләре белән тыгыз бәйләнгән иде.
Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә быелгы кандидат Нурислам Хәсәнов конференциядә катнашучыларга үз әсәрләрендәге экология һәм әхлакый тәрбиянең ролен ачып бирде.
Пленар утырыштан соң конференция эшне өч секциягә бүленеп дәвам итте. Беренче секциядә билингваль белем бирү шартларныда яшь буынга экологик тәрбия бирү мәсьәләләре тикшерелсә, икенче секциядә башлангыч мәктәптә һәм балалар бакчасында билингваль белем бирү юллары хакында сүз барды. Өченче секция исә билингваль белем бирү шартларында укыту процессыннан тыш укучыларга һәм яшь буынга экология тәрбиясе бирү хакында булды.
Конференциядә катнашучылар, әлеге секцияләрдә ике теллелек шартларында әйләнә-тирә мохитне ничек итеп саклап калу кирәклеге һәм мөмкинчелекләре булу турында җентекле итеп сөйләштеләр.
Конференециянең төп нәтиҗәсе буларак «Билингваль (ике телле) белем бирү шартларында экологик культура формалаштыру» дигән аерым җыентык нәшер ителде.

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ, Россия табигать фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы, педагогика фәннәре докторы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ