Логотип Магариф уку
Цитата:

Балагыз белән дөрес аралашасызмы?

Икътисад тотрыксызлыгы гаиләләрне дә урап узмады, әти-әниләрнең балага игътибары кимеде, ди психологлар.

Икътисад тотрыксызлыгы гаиләләрне дә урап узмады, әти-әниләрнең балага игътибары кимеде, ди психологлар. Гаиләдә җылылык җитмәсә, бала игътибарны читтән эзли. Түбәндәге сорауларга "әйе" яисә "юк" дип җивап биреп, үзегезне тикшереп карый аласыз.

Балагызның якын дустын беләсезме? Аларны нинди кызыксыну берләштерә?
Балагызның ни турында хыяллануын беләсезме?
Әлеге хыялны тормышка ашыруда ярдәм итәсезме?
Балагыз белән аралашуга (бергә ял итү, ашарга пешерү, уеннар уйнау) вакытыгыз каламы?
Ул сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә, кырык эшегезне кырык якка ташлап, аның белән кызыксынасызмы?
Нинди дә булса киртәне үзе үтәргә тели икән, аңа андый мөмкинлек бирәсезме?
Баланың, сезнең өметләрне акламыйча, җиңелгән минутларын күңелегездә кабул итә аласызмы?
Бала үзен-үзе җиңә ала икән, моны бәяләп үтәсезме, әллә гадәти хәл дип кабул итәсезме?
Соңгы вакытта ул нинди авырлыклар белән очрашты (укуында, дуслары белән аралашуда һ.б.)? Хәтерлисезме?
Ул очракта сез аңа ярдәм иттегезме (тәҗрибә уртаклашып, психологик яктан, конкрет гамәлләр белән)?
Балагыз сезнең ничек назлавыгызны күбрәк ярата, беләсезме (мактау, кочаклау, бүләк, бергәләп нидер эшләү)?
Үзегезнең хаксыз булуыгызны аңлагач, аннан гафу үтенгәнегез бармы?
Балагызның булышуы, әйбәт гамәлләре өчен аңа рәхмәт әйткәнегез бармы?
Улыгыз яки кызыгызга әти ягыннан да, әни ягыннан да нәсел җепләре турында сөйлисезме?


Нәтиҗә

 

Уңай җаваплар күпчелекне тәшкил итсә, димәк, сез дөрес юлда. Тик барыбер күңелегездә балагызны шәхес итеп кабул итеп бетерә алмыйсыз әле. Хаксыз вакытта баладан гафу үтенү, табак-савытны юып куйган өчен рәхмәт әйтү сезне кимсетми. Ә сабый андый чакта үзен мөстәкыйль һәм гаиләсенә файдалы кеше итеп хис итәчәк.

 

Тискәре җавапларыгыз күбрәк икән, чаң сугарга вакыт. Матди яктан бар проблеманы хәл итеп кенә ситуация үзгәрми. Түләүле бию түгәрәгенә яздыруыгыз гына җитми, аның уңышлары белән дә кызыксынып торырга кирәк. Бала сезнең игътибарга, назга мохтаҗ. Укуында нинди яңалыклар, көне ничек узган, дуслары белән кайларга барганнар?
Бергәләп гаиләнең шәҗәрәсен төзү кебек зур эш башлый аласыз. Күмәк башкарылган хезмәт күңелле булудан гына түгел. Бала үзен ике як нәселнең дә өлеше итеп тойса, үз-үзенә ышанычы арта.

Фото: ИА "Татар-информ"

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ