Логотип Магариф уку
Цитата:

Чайнворд «Габдулла Тукай»

Чайнвордны чишү өчен, Г.Тукай шигырьләрендәге төшеп калган сүзләрне язарга кирәк.

1. И туган ...! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!
2. Йә самавыр яки чәйнек шелтәсе,
... янмый – кыска икән филтәсе.
3. Аңар бирдем ... мин, үземдә шулвакыт күрдем:
Тынычлап калды никтер һәм тәмам иркенләде
                                                      күңлем.
4. Төнлә берлә бакчада бер аллы-гөлле ... ,
Очкалап йөргәндә уйнап, анда-монда чүгәләп...
5. Монда бульварлар, ... һәм танцевальня,
                                                   цирк та шул;
Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.
6. Әлли-бәлли итәр бу,
...га китәр бу;
...дан кайткачтын,
Мулла булып җитәр бу.
7. – Әйдәле, ... ! Өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
8. Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбрәттер ... , –
Парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы.
9. Түзалмадым, бардым җырлаучыга,
Дидем: « ... , бу көй нинди көй?»
10. Хуш, гомер иткән ... ! инде еракта калдыгыз;
Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.
11. Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә ... укый – сакалын селкетә.
12. ... башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
13. Чыгып баш калкыта сахрада ... ,
Яшел хәтфә шикелле итә җем-җем.
14. Кайсы әйтә: «Садри ... барыр,
Мәсьәләне, бәлки, Мәҗлескә салыр».
15. Куйса монда корткалар төшкән тешен
                                          алтын белән,
Бер телем ... , дип, анда назлы нечкә бил җылый!
16. Бар ... бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген,
                                              бәйрәм бүген!
17. Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?!
Күтәрәм мин, ... булсам да, авыр тауны.

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ