Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпкә әзерләү турында 3 ялгыш фикер

1 нче сыйныфка укырга керү – сабыйларга гына түгел, ата-анасы өчен дә зур стресс.

1 нче сыйныфка укырга керү – сабыйларга гына түгел, ата-анасы өчен дә зур стресс. Шулкадәр борчылу урынлымы? Мәктәп тормышы турында күзаллавыбыз чынбарлыкка туры киләме? Әти-әниләр арасында киң таралган өч ялгыш фикерне белеп тору комачау итмәс.

Беренче ялгыш фикер: «Күбрәк белсә, яхшырак»

Күп әти-әниләр баласын мәктәпкә кергәнче үк укырга, язарга мәҗбүри өйрәтә. Янәсе, никадәр күбрәк мәгълүмат үзләштерсә, аның өчен шулкадәр әйбәтрәк. Әмма бу гына мәктәпкә әзерлек күрсәткече түгел. Дөрес, интеллектуаль үсешнең бер начарлыгы да юк. Тик моның икенче ягы да бар: күптән өйрәнгән нәрсәләр турында кабат тыңлау аңа кызык булырмы икән соң? Шуңа күрә мәктәпне баланың акыл үсешенә туры китереп сайларга тырышыгыз. Булачак укытучысы белән дә алдан танышу яхшы. Тәҗрибәле мөгаллим аның акыл үзенчәлекләренә, мәгълүматны үзләштерә алу сәләтенә карап йөкләмәләрне билгеләячәк.

1 нче сыйныфта балага төрле яклап таләпләр явып кына тора. Аның өчен иң кыены – әнә шул кагыйдәләргә буйсыну. Моңа өйрәтү өчен иң әйбәт ысул – уен. Мәктәпкә китте дип кенә баланы уйнаудан тыймагыз, үзегез дә кушылып уйнагыз. Бала уен вакытында яшьтәшләре белән аралашырга, хисләре белән идарә итәргә өйрәнә.

Икенче ялгыш фикер: «Ул әле кечкенә, бу йөкләмәне булдыра алмас»

Бу очракта әти-әни сабыен бөтен кыенлыклардан һәм борчулардан сакларга тырыша. Балалар моны бик тиз сизеп ала. Аз гына катлаулы биремгә юлыгуга, ул «миннән булмый», дип тизрәк өлкәннәр янына йөгерәчәк. Тик чынбарлыкта баланы мәктәптәге стресс һәм авырлыклардан саклап калу мөмкин түгел. Кирәк тә түгел. Менә аңа терәк булырга мөмкин. Өч кагыйдәне онытмагыз:

- бала инде үзләштергән биремнәргә катышмагыз;

- әлегә ул үзе генә эшли алмаган биремнәрдә киңәшче булыгыз;

- ул башкара алмастай эшләрне генә үзегез башкарыгыз.

 

Тулысынча биредән укырга мөмкин.

 

Дания ФӘХЕРТДИНОВА, психолог.

 

 

Казанның иң яхшы гомуми белем бирүче мәктәпләре (РЕЙТИНГ).

 

Фото: © Салават Камалетдинов/ «Татар-информ»

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ