Логотип Магариф уку
Цитата:

Нигә - 25%?

Тарификация карточкаларында: “Авылныкы – 25%” дип язалар. Чынбарлыкта, түләнелә торган сумма күрсәтелгән сумманың 16% гына тәшкил итә, ни өчен?

Тарификация карточкаларында: “Авылныкы – 25%” дип язалар. Чынбарлыкта, түләнелә торган сумма күрсәтелгән сумманың 16% гына тәшкил итә, ни өчен? Ни сәбәпле безгә билгеләнгән 25% ны 16% ка кадәр төшерәләр, ә 25% дип язуны дәвам итәләр?

Җавап: Авыл җирлегенә эшләүче хезмәткәрләргә компенсация сыйфатында түләү дүрт разрядлы тариф сеткасының 1 нче разряд окладының 25% ын тәшкил итә, 2014 елның 1 гыйнварыннан, керем салымын исәпкә алмыйча, 5554 сумнан санала. (ТР  Министрлар Кабинетының 2010 елның 24 августында чыккан 678 нче номерлы “Татарстан Республикасында хөкүмәт учреждениеләрендә эшләүчеләрнең хезмәтенә түләү тәртибе турында” карары (үзгәртү һәм өстәмәләр белән) нигезендә).

фото©: Рамиль Гали/ИА «Татар-информ»

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ