Логотип Магариф уку
Цитата:

Профсоюзда булмасам, ташламалар каралмыймы?

Мин мәктәптә эшлим. Профсоюз оешмасыннан үз теләгем белән чыктым.

Мин мәктәптә эшлим. Профсоюз оешмасыннан үз теләгем белән чыктым. Коллектив килешүе нигезендә, балаларымның туен үткәрү өчен, түләүле ял көннәре бирелергә тиеш. Мәктәп администрациясе, профсоюз җитәкчесе белән берлектә, миңа кызымның туен үткәрү өчен бу көннәрне  бирмәделәр. Янәсе, мин – профсоюз әгъзасы түгел, ә коллектив килешүе исә эш бирүче (мәктәп) белән профсоюз оешмасы арасында гына төзелгән, шуңа да миңа бу һәм башка ташламалар каралмаган, диләр. Минем теләгемә каршы килеп, алар дөрес эшләдеме? Әгәр бу ташламаларга хокукым булса, миңа кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Җавап: РФ Хезмәт кодексының 40 нчы маддәсе нигезендә коллектив килешүе – эш бирүче (мәктәп) һәм хезмәткәрләр арасында төзелгән, оешмадагы социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салучы хокукы акт. Шул ук документтагы 43 нче маддәнең 3 нче өлешендә язылганча, коллектив килешүе оешманың барлык хезмәткәрләре өчен гамәлдә. Шулай итеп, сез коллектив килешүе нигезендә каралган барлык ташламаларга да ия. Килеп чыккан бәхәсне хәл итү өчен сезгә дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

 

Фото: © «Татар-информ»

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ