Логотип Магариф уку
Цитата:

Сез Интернетка бәйлеме?

Компьютер каршында балалар гына түгел, әти-әниләр дә озаклап утыра хәзер.

Компьютер каршында балалар гына түгел, әти-әниләр дә озаклап утыра хәзер. Петербург психология университеты галиме, доктор Кимберли Янг эшләгән махсус тест ярдәмендә сез дә Интернетка ни дәрәҗәдә бәйле булуыгызны тикшереп карый аласыз.

Сорауларга түбәндәге җавапларны сайлагыз һәм тиешле балларны куеп чыгыгыз.

 

Беркайчан да яисә бик сирәк  – 1 балл
Кайчакта   – 2 балл
Даими рәвештә  –   3 балл
Бик еш  –   4 балл
Һәрвакыт  –   5 балл

 

1.    Онлайнда алдан планлаштырылганга караганда күбрәк вакыт утыруыгызга игътибар итәсезме?
2.    Интернетта озаграк утыру өчен өйдәге эшләрне еш кичектерәсезме?
3.    Җанлы сөйләшүгә караганда Интернетта виртуаль аралашуга өстенлек бирәсезме?
4.    Күп танышларыгызны онлайн-режимда таптыгызмы?
5.    Әйләнә-тирәдәгеләрнең сезнең Интернетта күпме утыруыгыз белән кызыксынуы ачуыгызны китерәме?
6.    Социаль челтәрдә озак утыру сәбәпле, уку яисә эшегезгә хилафлык килүен сизәсезме?
7.    Көнегез электрон почтаны тикшерүдән башланамы?
8.    Интернет белән мавыгу аркасында башка эшләргә өлгермисез кебек тоеламы?
9.    Социаль челтәрдә нишләвегез белән кызыксынучылардан барысын да яшерәсезме?
10.    Тормыштагы проблемалар турындагы уйларны Интернет ярдәмендә онытып торырга буламы?
11.    Челтәргә керү минутын көтеп аласызмы?
12.    Интернетка керү мөмкинлеге булмаса, үзегезгә башка кызыклы шөгыль таба алмый интегәсезме?
13.    Компьютер каршында утырганда игътибарыгызны башка нәрсәгә җәлеп итәргә тырышсалар, ачуыгыз чыгамы, еш кына тавыш та күтәрәсезме?
14.    «Йокы калса калыр, төнлә иркенләп утырырга була, беркем комачауламый», – дип уйлыйсызмы?
15.    Офлайн-режимны аеруча үз итәсезме?
16.    «Бер генә минут», – дип, монитор каршында еш әйтәсезме?
17.    Интернетта утыру вакытын чикләргә телисез, тик нәтиҗәдә бер минут та кыскармавын сизәсезме?
18.    Башкалардан Интернетта утыру вакытын яшерәсезме?
19.    Дуслар белән кая да булса барганчы, өйдә калып компьютер каршында утыруны өстенрәк күрәсезме?
20.    Интернетта утырмаган вакытта үзегезнең депрессиягә якын халәттә булуыгызны тоясызмы?


Нәтиҗә:
20–49 балл. Сез Интернетны акыллы кулланучы. Кирәк кадәр озак утыру сезгә куркыныч түгел, чөнки үзегезне контрольдә тота беләсез.
50–79 балл. Интернет белән артык мавыга барасыз түгелме? Анализлап карагыз әле. Вакытында үзегезне кулга алмасагыз, виртуаль ятьмәгә эләгү ихтималы бар.
80–100 балл. Интернет тормышыгызда артык зур урын биләп тора. Якыннарыгыз булыша алмаса, психотерапевт ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

 

 

Фото: © «Татар-информ»

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ