Логотип Магариф уку
Цитата:

Сыерчык оясы ясыйбыз

Табигатьнең уянган мәле турында әйтүгә, сыерчык оясы кирәклеге искә төшә.

Табигатьнең уянган мәле турында әйтүгә, сыерчык оясы кирәклеге искә төшә. Бу эшне ел саен гадәткә керткән гаиләләр дә бардыр. Әйдәгез, күңелебез белән яхшылыкка омтылып, кулларыбызга такта, чүкеч алыйк әле.

Кирәкле әйберләр: такта, 4-4,5 сантиметрлы кадак, чүкеч, түгәрәк тишем ясау өчен махсус тишкеч (дрель).

 

Ояның үлчәме:
- такталарның киңлеген 2 сантиметрдан да ким алмыйк, юкса кошларга салкын булачак.
- ояның төбе – 10-15 сантиметрлы квадрат, биеклеге 30-35 см булырга тиеш.
- ояга керү-чыгу өчен тишемнең диаметры – 4,5-5 см, ә тишем белән төп арасы – 15-20 см.

 

Киңәшләр:
- Ояның эчке як тактасын шомартырга ярамый, кошларга шома оядан чыгуы бик кыен. Әгәр такталар шома икән, аны җыяр алдыннан алгы яктагы тактага эчке яктан горизонталь сырлар (сыерчык өчен “баскыч”) ясарга кирәк.

 

 

- Ояны буярга ярамый. Ачык төсләр һәм ис кошларны куркыта. Әгәр бик тә бизисегез килсә, кызыл яисә коңгырт төстәге иссез буяу кулланыгыз.
- Көз яисә кыш саен ояны чистарту уңайлы булсын өчен, өске капкачын алына торган итеп ясарга мөмкин.
- Оя җирдән өч метрдан биектә һәм аз гына алга янтайтып урнаштырыла. Болай иткәндә тишемгә җил-яңгыр керми, сыерчыкка да керү-чыгу уңайлырак була.
- Аны көньякка, көньяк-көнчыгышка, көнчыгышка каратып куялар.


Данис Исхаков, инженер.

Фото: ИА "Татар-информ"

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ