Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ислам динен беләсезме?» конкурсы дәвам итә. Сентябрь ае өчен яңа сораулар

Журналыбызда «Ислам динен беләсезме?» дигән конкурс игълан иттек. Әлеге бәйгегә ай саен йомгак ясала. Тулырак мәгълүматны журналда укый аласыз.Август аенда бирелгән сорауларга җаваплар1. Аллаһы Тәгалә...

Журналыбызда «Ислам динен беләсезме?» дигән конкурс игълан иттек. Әлеге бәйгегә ай саен йомгак ясала. Тулырак мәгълүматны журналда укый аласыз.


WhatsApp Image 2018-08-22 at 10.35.37 (1)


Август аенда бирелгән сорауларга җаваплар


1. Аллаһы Тәгалә Әюп галәйһис-сәламнең мөлкәтен, байлыгын, балаларын һәлак итә, ә үзен көчле сырхау белән сыный. Күпчелек тәфсир галимнәре әйтүенчә, Әюб (г.с)нең, теле һәм йөрәгеннән кала, бөтен тәне авыру була.


2. Беренче мәчет – Әл-Кубә мәчете. Ул Согыд Гарәбстанының Мәдинә шәһәреннән ерак булмаган урында төзелгән, ә бүгенге көндә шәһәр биләмәсе эчендә калган. Аны төзүдә пәйгамбәребез (с.г.с) үзе дә катнашкан. Мәдинә шәһәренә килүче мөселманнар, һичшиксез, бу мәчетне зиярат итә һәм анда намаз укый.


3. Дога кабул булуга комачаулый торган сәбәпләр: ихлас кылмау, фарыз гамәлләрне үтәмәү, хәрамнән тыелмау һ.б.


4. Ваҗиб – фарыз кебек үк үтәлергә тиешле гамәл. Бу ике гамәлнең аермасы шул: фарыз гамәлнең фарызлыгын танымаган, инкаръ иткән кеше кәфер санала. Ә ваҗибне инкарь итүче кәфер саналмый, ә зур гөнаһлы була.


5. Мөселман, берәр нәрсәгә сокланганда, Мә шәә Аллаһ, Сөбханаллаһ дип әйтә.


Сентябрь аена яңа сораулар


1. Нинди кешене монафыйк дип атыйлар?


2. Кеше изге гамәлләрне күп кыла, әмма Аллаһ барлыгына ышанмый икән, аңа бу гамәлләре өчен әҗер-савап биреләме?


3. Кайсы пәйгамбәргә байлык һәм патшалык бирелгән? Аның турында укыганыгыз бармы?


4. Мөбах гамәл нәрсә ул?


5. Корбан бәйрәмен ничек үткәрәсез?


Җаваплар 25 августка кадәр gaila-mektep@mail.ru электрон почтасы яки 420066 Казан, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, а/т 47 адресы аша кабул ителә. Хатны «Ислам динен беләсезме?» дип тамгаларга онытмагыз!


Исегезгә төшерәбез: җаваплар «Гаилә һәм мәктәп» журналына 2018 елның 2 нче яртыеллыгына язылу турында квитанция күчермәсе белән бергә кабул ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ