Логотип Магариф уку
Цитата:

Исламия Мәхмүтова вафат

3 нче декабрь көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова 76 яшендә вафат булды....


3 нче декабрь көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова 76 яшендә вафат булды. Бу хакта Тинчурин театры хәбәр итә.
Ул 55 елдан артык иҗат дәверендә Шәмсекамәр («Шәмсекамәр» Мөхәммәт Әблиев), Ясминә («Кыр казлары артыннан» Илдар Юзеев), Биатриче («Ике хуҗаның хезмәтчесе» Карло Гольдони), Зәмзәмбану («Ташкыннар» Таҗи Гыйззәт), Ана («Әниемнең ак күлмәге» Шәриф Хөсәенов), Койтым бикә («Итил суы ака торур» Нурихан Фәттах), Жиһан («Башмагым» Таҗи Гыйззәт, Җәүдәт Фәйзи), Кураж ана («Кураж ана һәм аның балалары» Бертольд Брехт), Рәшидә («Ефәк баулы былбыл кош» Аяз Гыйләҗев) кебек зур осталык, югары профессионализм белән сугарылган төрле характердагы бихисап рольләр башкарды.


Мәрхүмә белән хушлашу 2019 нчы елның 4 нче декабрендә, 10:00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында була. Самосырово бистәсендәге «Әл-Мәрҗани» мәчете карамагындагы мөселман зиратында җирләнәчәк.
Фото: tatar-inform.tatar.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ