Логотип Магариф уку
Цитата:

Каравон бәйрәме 27 нче тапкыр үткәрелә

25 майда Лаеш районы Никольское авылында рус халкының фольклор бәйрәме Каравон узачак. Бу турыда махсус үткәрелгән матбугат конференциясендә тәфсилләп сөйләнелде.27 нче тапкыр үткәреләчәк әлеге бәйрәм...

25 майда Лаеш районы Никольское авылында рус халкының фольклор бәйрәме Каравон узачак. Бу турыда махсус үткәрелгән матбугат конференциясендә тәфсилләп сөйләнелде.
27 нче тапкыр үткәреләчәк әлеге бәйрәмнең быелгы үзенчәлекләре нидән гыйбарәт соң? Каравон фольклор фестивален оештыруны быел Мәскәү шәһәренең «Сельсовет» креатив бюросы үз өстенә алган. Алар аның программасына гына түгел, ә бөтен реклама, сувенер продукциясенең бизәлешенә дә үзгәрешләр керткәннәр.
Бәйрәм быел да киң масштабта оештырылачак. Илнең төрле почмакларыннан 23 меңнән артык кунак, 140 лап иҗади коллективлар килер дип көтелә. Фестивальдә катнашучылар фольклор музыкасын бернинди фонограмасыз, тере тавышка җырлап, уйнарга тиешләр. Ә “Халык сәхнәсендә” теләсә кем, теләсә нинди жанрда чыгыш ясый ала. Башка еллардагы кебек быел да «Һөнәрчеләр шәһәрчеге» бик популяр булырга ошап тора.
Каравон фольклор фестивале – республиканың дәүләт бәйрәмнәре исемлегенә кертелгән. Аның килеп чыгышы турында фикерләр төрле-төрле. Мәсәлән, Явыз Иван явыннан соң Карагай авылына китереп утыртылган урыслар татарларны куып чыгаргач, Каравонны бәйрәм итә башлаган дип әйтүчеләр дә, бәйрәмнең нигезендә авыл тормышына бәрәкәт сорау салынган диючеләр дә бар. Авылда «Каравон» дигән ансамбль төзелгәннән соң бу бәйрәм фестиваль форматында үткәрелә башлый.
Каравонга Казан шәһәренең Җиңү проспекты һәм «Ярмарочная» тукталышларыннан автобуслар китәчәк.
Раушания ЗАРИПОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ