Логотип Магариф уку
Цитата:

Кайбыч районы Ульянково мәктәбе укытучысы

Атна дәверендә без magarif-uku.ru порталында «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең  җиңүчеләре һәм лауреатлары турында сөйләячәкбез. Бүген сезне «Белемнең көнкүрештә чагылышы» номинациясендә җиңү яулаган...

Атна дәверендә без magarif-uku.ru порталында «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең  җиңүчеләре һәм лауреатлары турында сөйләячәкбез. 
Бүген сезне «Белемнең көнкүрештә чагылышы» номинациясендә җиңү яулаган укытучы белән якыннан таныштырырга телибез.
Айрат Азат улы КӘЛИМУЛЛИН Кайбыч районы Ульянково төп мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләре укыта.
Мөгаллим «Авыл укытучысы–2019» бәйгесенең ике этабын уңышлы узды. Беренче этапта катнашу өчен Айрат Кәлимуллин «Укытучы —  яшәү рәвеше» дип исемләнгән эссе юллаган иде. Икенче этап кысаларында әзерләнгән дәрес эшкәртмәсе дә жюри тарафыннан югары бәяләнде.
Бәйгенең III этабында укытучы Казанның Ш.Мәрҗани ис. 2 нче татар гимназиясендә «Гражданнарның хокуклары һәм бурычлары» тамасына ачык дәрес бирде. 7 сыйныф укучылары алдында яшь мөгаллим күренекле татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани образында пәйда булды. Дәреснең кечкенә фрагменты белән сез дә таныша аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ