Логотип Магариф уку
Цитата:

Каюм Насыйри конкурска дәшә

Олуг мәгърифәтчебез, энциклопедик галимебез, тарихчы, этнограф, тел белгече, әдип хакында һич тә арттырып әйтүебез түгел бу. Инде аның арабыздан киткәненә гасырдан артык вакыт узса да, үлемсез иҗаты,...

Олуг мәгърифәтчебез, энциклопедик галимебез, тарихчы, этнограф, тел белгече, әдип хакында һич тә арттырып әйтүебез түгел бу. Инде аның арабыздан киткәненә гасырдан артык вакыт узса да, үлемсез иҗаты, шәхси үрнәге галимнең бүгенге варислары күңелендә яши, аларны яңадан-яңа иҗади эзләнүләргә рухландыра. Шулай булмаса, Казандагы башлыча рус мохите хөкем сөргән В.Григорьев исемендәге 81 нче урта мәктәп  коллективы зурдан кубып үзләрендә Каюм Насыйри исемендәге фәнни-тикшеренү укулары уздырырлар идемени?! Инде мондый күркәм чараны 18 нче тапкыр үткәрергә әзерләнеп йөрүләре.  Хәзер инде ул төбәкара статусын ук алды. Киләсе елдагысы аеруча үзенчәлекле булырга охшап тора, чөнки 2020 ел – юбилей елы: февраль аенда олуг мәгърифәтчебез Каюм Насыйриның тууына 195 ел булачак.

Шунысын да әйтеп узыйк: Каюм Насыйри исемендәге XVIII төбәкара фәнни-тикшеренү укулары 2020 елның 27 мартында Казандагы 81 нче урта мәктәптә узачак. Ул ике этапта уза. 1 нче этап – сайлап алу туры – читтән торып үткәрелә. Конкурска эшләр 2020 елның 5 февраленә кадәр morgaczkava@inbox.ru адресы буенча кабул ителә. Конкурсның нигезләмәсе белән Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан танышырга мөмкин.

                                             Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ