Төз утыр, яхшы утыр!
Укучы балаларның башлары дәфтәргә иелгән чор. Өстәл артында бөкрәеп утыручы нәни аркаларның саулыгын түгел, яхшы билгеләрне кайгырткан чагыбыз. Ә бит дөрес утыру баланың сәламәтлегенә дә, укуына да йогынты ясый. Укучыга өстәл артында ничек утырырга, аның өстәл һәм урындыгы нинди булырга тиеш? Бу сорауларга Республика балалар клиник хастаханәсе табиб-ортопеды Михаил Васильев белән җавап эзләдек.
Укучы бала умырткасы
Дөрес гәүдә торышында балага ян-яктан караганда аның колак яфрагының йомшак өлеше, җилкә буыны, оча сөяге һәм бот буынының үзәге һәм тубык буыны бер вертикаль сызыкта булырга тиеш. Бу яшьтә балаларның бил өлеше тигез, ә корсагы бераз алга чыгып торуы табигый күренеш, норма санала. Әти-әни баласының гәүдә торышын тагын ике төрле ысул ярдәмендә тикшерә ала. Басып торганда оча сөяге канатларының һәм калак сөякләренең симметриясенә игътибар итәргә кирәк – алар бер биеклектә булырга тиеш. Утырган вакытта исә баланың муены алга таба сузылмаган булу мөһим. Аяк табаннары идәнгә тулысынча тиеп торырга, ә аркасы урындыкның аркасына терәлгән булсын.
Умыртка баганасының иң актив үсеше балигълык чорына туры килә. Кызларда 11–14 яшьтә, малайларда 12–16 яшьтә үсә башлый. Балигълыкка кадәрге вакыт – 10–12 яшь исә четерекле этап булып санала, чөнки әлеге чорда буйның кискен үсеше башлана. Сөякләр тизрәк үсә, буыннар корсеты ныгырга өлгерми, ә умыртка сөяге шактый сыгылмалы булып кала бирә, шуңа күрә бу чорда умыртка баганасының кәкрәю куркынычы зур.
«Түгәрәк арка»
«Түгәрәк арка» (бөкрәеп йөрү) кече яшьтәге мәктәп балаларының 90 процентында күзәтелә. Ул буыннарның йомшаруы нәтиҗәсендә барлыкка килә, әмма мөстәкыйль авыру булып саналмый. Әмма бала аркасын тулысынча турайта алмаса, калак сөяге һәм иңбашы биеклеге арасында 1,5 сантиметрга кадәр аерма, алга таба иелгәндә кабыргаларда асимметрия (бөкрәю) күзәтелсә, арка авыртуыннан зарланса (гадәттә бу балалар өчен хас түгел), табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Баланың буе кисәк үсүе нәтиҗәсендә сколиоз бер җәй эчендә барлыкка килергә мөмкин. Җәй дәвамында баланың буе 5–8 сантиметрга кадәр үсә. Әгәр арка мускуллары көчсез булса, умыртка баганасы ян-якка таба кәкрәя башларга мөмкин. Бу күренеш актив үсүче балаларның 10–15 процентында очрый һәм медицина телендә идиопатик сколиоз дип атала. Әмма бөкрәю (алга яки артка таба бөгелү) һәм сколиоз (ян-якка кәкрәю) – икесе ике төрле нәрсә, бөкрәю сколиозга әйләнми.
Өй шартларында баланың аркасын тикшерәбез
Дивар янында. Бала плинтуссыз шома стенага аркасы белән баса. Бу вакытта аның баш арты, җилкә сөякләре (калак сөяге), арт саны һәм үкчәсе диварга тиеп торырга тиеш. Әгәр моны җиңел эшли алса, баланың гәүдә торышы әйбәт дигән сүз. Әгәр баш арты стенага тимәсә, бу бөкрәюгә ишарә. Бала дивардан китү белән кабат бөкрәеп китсә, арка мускуллары көчсез дигән сүз.
Сколиозга тест (Адамс пробасы). Бала, аякларын турайтып, алга иелә, кулларын идәнгә таба салындыра. Бу вакытта олы кеше аның аркасын арттан күзәтә. Нормада кабыргалар симметрик булырга тиеш, әгәр бер ягы калкурак торса, ортопедка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Укучының эш урыны
Урындык
1. Баланың аяк табаннары тулысынча идәнгә тияргә тиеш. Оча сөякләре өчен аякларның урындыктан асылынып тормавы мөһим. Әгәр аяклар идәнгә тимәсә, махсус терәк куярга кирәк.
2. Оча-бот буыннары һәм тезләр 90 градуслы почмак ясарга тиеш. Аякларны бер-берсе өстенә куеп утырырга ярамый.
3. Урындыкның аркасы каты булырга һәм калак сөякләренә тиеп торырга тиеш. Бала аркасы белән терәлеп утыру шарт.
! Ата-аналар баласына дәрес әзерләү өчен йомшак кәнәфи алып ялгыша. Бала гәүдәсе белән аңа кереп чума, нәтиҗәдә оча сөякләре артка китә, аркасы түгәрәкләнә. Иң яхшысы – биеклеген көйләп була торган каты утыргыч алу.
Өстәл
Укучы өстәленең биеклеген махсус формула ярдәмендә исәпләп чыгарырга мөмкин. Моның өчен баланың буй үлчәмен 0,46 га тапкырларга кирәк. Гадирәк ысул буенча, өстәл кырые корсакның өске өлешенә туры килергә тиеш. Өстәл артында утыручы баланың терсәкләре 90 градуска бөгелгән булуы мөһим. Укучы үскән саен өстәл биеклеген ким дигәндә ярты елга бер тапкыр үзгәртеп торыгыз. Әгәр өстәлнең мондый мөмкинлеге булмаса, утыргычка мендәр яки аяк астына терәк куярга була. Укучы өчен иң яхшысы – трансформер-парта, ул балага 2–3 ел хезмәт итәчәк.
Цифрлы җайланмалар
Ноутбук баланың умыртка баганасы өчен зыянлы булып санала. Аның экраны тәбәнәк, нәтиҗәдә баланың башы аска таба карый, муен өлешенә килгән авырлык биш тапкырга арта. Әгәр укучыга ноутбукта бер сәгатьтән артыграк эшләргә кирәк икән, аның экранын күзләр биеклегенә кадәр күтәртергә кирәк. Арада кул сузымы кадәр ераклык калырга тиеш. Клавиатурада эшләгәндә терсәкләрнең шулай ук туксан градуска кадәр бөгелгән булуы шарт. «Тычкан» исә клавиатура янында торсын, бу очракта җилкәләр ян-якка тайпылмас.
Яктылык
Өстәл лампасы яктылыгы, аның кайсы якта урнашуы бала аркасына шулай ук йогынты ясый. Укучы өстәленә төшүче яктылык җылы, нейтраль булсын, салкын ут күзләрне ялыктыра. Сул кул белән язучы бала өчен яктылык уң яктан, уң кул белән каләм тотучыга сул ягыннан төшәргә тиеш. Начар яктылык баланы ихтыярсыздан бөкрәергә мәҗбүр итәчәк. Караңгыда бала бите белән дәфтәргә таба иелә, нәтиҗәдә башы алга китә, җилкәләр өскә күтәрелә, ә муены кысыла. Бу кече яшьтәге мәктәп укучыларында функциональ бөкрәю барлыкка китерә. Бала дәрес әзерләгәндә, бүлмә утын сүндереп, өстәл лампасын гына калдырмагыз.
Мәктәп букчасы
Дәреслекләр өчен рюкзак түгел, ә нәкъ менә махсус мәктәп букчасын (ранец) куллану дөрес. Каты, нык корпуслы мондый әсбап умыртка баганасын дәреслекләрнең басымыннан саклар, имгәнүләрне булдырмас. Мәктәп букчасының баулары йомшак, көйләнә торган булырга тиеш. Төбе укучы баланың бил өлешенә, ә өсте җилкәләрдән биегрәк торса, бу букча балага туры килә дигән сүз. Дәреслекләр тигез һәм туры урнашсын өчен, нык төпле букча сайларга киңәш ителә. Мәктәп букчасы бала авырлыгының 10–15 процентын тәшкил итәргә тиеш. Беренче сыйныф өчен ул ‒ 2–2,5 килограмм, ә бишенче сыйныф укучысы өчен 4–5 килограммны тәшкил итә. Авыр букча иңбаш билбавы тайпылуына һәм компенсатор сколиозга китерергә мөмкин.
Утыру вакыты
Мәктәп укучысы өчен тәнәфессез өстәл артында дәрес әзерләү яки гаджетта утыру вакыты 30–40 минуттан артмаска тиеш. Моннан да озаграк утырганда, аның арка мускуллары арып, корсет функциясен үтәүдән туктый, бөтен авырлык умыртка баганасына төшә. Тәнәфес вакытында балага өстәл артыннан торырга һәм, баскан килеш, артка таба 3–5 тапкыр бөгелергә, аннан соң куллар белән өскә таба һәм ян-якка тартылырга кирәк. Монда иң элек гәүдә торышын үзгәртү мөһим, бала ятып та, йөреп тә килә ала, тик урындыктан диванга күчеп утырмасын. Ун яшькә кадәр балаларга, 20–25 минут саен торып, 5–7 минут дәвамында тәнен яздырып алырга кирәк. Бу яшьтә балалар болай да озак вакыт бер шөгыль артында утыра алмый, ә мондый тәнәфесләр аның акылы һәм тән саулыгы өчен әһәмиятле булачак.
Реклинаторлар
Умыртка баганасы өчен махсус корректор хезмәтен үтәүче реклинаторлар – дәвалау ысулы түгел, ә вакытлы ярдәм генә. Алар җилкәләрне механик рәвештә генә тиешле бер халәттә тота, әмма буыннарны ныгытмый. Бала реклинаторларны бер-ике сәгать кигәндә аркасы төз булырга мөмкин, әмма салу белән ул кабат «түгәрәкләнәчәк». Мондый чараларны профилактика өчен түгел, ә табиб билгеләве буенча гына, әйтик, операциядән соң яки дәвалану этабында кулланырга була.
Спорт
Умыртка баганасы, гәүдә торышы өчен иң файдалы спорт – йөзү. Аеруча аның брасс һәм аркада кроль төрләре идеаль булып санала, алар умыртка баганасын табигый рәвештә сузарга ярдәм итә. Шулай ук хореография, гимнастика спорты тәнне тоярга өйрәтә, координацияне үстерә. Арканы туры тотканда һәм техниканы дөрес үтәгәндә умыртка баганасы өчен җиңел атлетиканың да файдасы зур.
Ә менә түбәндәге спорт төрләре гәүдә һәм умыртка баганасы ныгып бетмәгән балалар өчен зыянлы булырга мөмкин. Авыр атлетика, штанга, гер күтәрү – бу спорт белән кече яшьтән шөгыльләнүче балаларның аркасына артык авырлык килә. Бокс, көрәш белән иртә шөгыльләнә башлаучыларның умырткасында еш кына асимметрия билгеләре күзәтелә. Зур теннис белән мавыгучыларда, бер яклы йөкләнеш алу сәбәпле, сколиоз барлыкка килергә мөмкин. Ат спортында кечкенә җайдакларның умыртка сөякләре көчле вибрациягә дучар.
ГМ-КИҢӘШ
! Баланың умыртка баганасына бәйле тайпылышларга вакытында игътибар итәргә, чарасын күрергә кирәк. Юкса алар үскәч тагын да җитди проблемалар килеп чыгарга мөмкин:
1. Муен буыннарының киренкелеге һәм баш артында урнашкан нервлар кысылу сәбәпле хроник баш авыртулары.
2. Иртә остеохондроз – 25–30 яшьтә үк умыртка баганасы дисклары арасында тайпылышлар барлыкка килә ала.
3. Бил өлешендә протрузия һәм бүсерләр.
4. Умыртка баганасы артериясе синдромы – баш миенең кан белән тәэмин ителүендә тайпылышлар, баш әйләнүләр.
5. Эчке органнар эшчәнлеге бозылу – үпкәләр һәм корсак куышлыгы органнары аеруча зыян күрә.
Умыртка баганасын ныгыту өчен чаралар:
* Көндәлек физик активлык (чүгәләү, «планка»да тору, отжимание).
* Спорт белән шөгыльләнү.
* Витаминнар эчү.
Әдилә Борһанова әзерләде





Комментарийлар