Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан хакимияте Яңа ел бүләге әзерли

Зоопарк ачылу шәһәр халкы һәм кунаклары өчен яңа елга менә дигән бүләк булачак дип белдерде Илсур Метшин.  Хәзерге вакытта хайваннарны яңа вольерларга күчерү эше бара, анда алар адаптация уза. Бу хакт...

Зоопарк ачылу шәһәр халкы һәм кунаклары өчен яңа елга менә дигән бүләк булачак дип белдерде Илсур Метшин.  Хәзерге вакытта хайваннарны яңа вольерларга күчерү эше бара, анда алар адаптация уза. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Зоопаркның күпчелек хайваннары иганәчеләр ярдәмендә алыначак – республика предприятиеләре «Зоопарк дусты» программасы буенча 232 хайван сатып алган.
Яңа зоопарк экспозицияләренең тышкы кыяфәте, аның барлык бүлмәләре кебек үк, Африка стилендә эшләнгән. Кунаклар өчен ял итү зоналары каралган: бөтен территория һәм павильоннарда эскәмияләр урнаштырылган, нәниләр өчен уен мәйданчыклары җиһазландырылган, бегемот павильоны янында спорт комплексы һәм скалодром урнашкан. Ачык карау мәйданчыгы булган ресторанда ял итәргә һәм төшке ашны ашарга була, дип сөйләде зооботаника бакчасы директоры. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Брайль шрифтындагы язулы пандуслар, табличкалар урнаштырылган.
Хәзерге вакытта зоопаркка планлаштырылган 34 төр хайванның 22-сен китерделәр: гамадриллар, тәвәләр, ташбакалар, Браззаның мартышкалары, сурикатлар, даманнар, дикдиклар, арысланнар, зәңгәр гну һәм башкалар. Ай ахырына кадәр тагын 8 төрне алып киләчәкләр – бу фламинго, ак башлы сипалар, таҗлы торналар, кафр каргасы, Мисыр челәне, зебра, гепардлар һәм шимпанзе.
Фото: kzn.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ