Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда – үзе сөйли, үзе көйли торган «Китап»

Сүзебез инде бер атна тирәсе FM 98,6 МГц ешлыгында эшләп килүче өр-яңа милли «Китап» радиосы хакында. Белгәнегезчә, Мәскәү агайлары радио булдыру өчен ешлыкны төбәкләргә бирергә бик үк атлыгып тормый....

Сүзебез инде бер атна тирәсе FM 98,6 МГц ешлыгында эшләп килүче өр-яңа милли «Китап» радиосы хакында. Белгәнегезчә, Мәскәү агайлары радио булдыру өчен ешлыкны төбәкләргә бирергә бик үк атлыгып тормый. Менә бу «Китап» радиосы ешлыгын нинди кыенлык-киртәләрне җиңеп алынганын «Татмедиа» җитәкчелеге үзе генә белә! Әле рөхсәт алынгач та, рөхсәт кәгазьләрен рәсмиләштерү, техник җиһазлау эшләре пандемия аркасында елдан артыкка сузылды. Ничек итсә ителде: ниһаять, быелның 14 гыйнварыннан татар тыңлаучыларына «Китап» дигән музыкаль, әдәби-мәдәни радио үзенең үтемле сүзен, туган телебезнең сүз җегәрен җиткерә башлады. Аның шигаре үк җанга ятышлы: «Һәрбер өйгә таныш көйләр, милли моңнар һәм китап». Менә шуңа да аның эфир дулкыннарында һәрбер татар бала чагыннан күңел түрендә, хәтерендә йөрткән җырларның заманча яңгырашлы үрнәкләре, татар әдәбияты җәүһәрләре саналган тезмә һәм чәчмә әсәрләр, юмор-сатира, канатлы сүзләр, гомумән, гади китап үзенә нәрсәләр сыйдыра ала – шуларны яңгыратырга җыеналар. Яңа радио 35 яшьтән өлкәнрәк тыңлаучылар зәвыгын канәгатьләндерүне максат итеп куя.

Татар дөньясында «Болгар», «Татар радиосы», «Курай», «Күңел», «Тәртип» кебек үз йөзен билгеләгән, үз тамашасын тапкан радиолар бар. Шулар янәшәсенә инде хәзер халкыбызның милли аңын көчәйтүне, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез өчен горурлык хисләре тәрбияләүне, әдәби сүзнең тәмен, кыйммәтен кеше аңына җиткерүне үз кыйбласы итеп алган милли «Китап» радиосы килеп кушылды. Хәерле сәгатьтә булсын! Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Китап» радиосының FM ешлыгында эшли башлавына багышланган матбугат конференциясендә спикерлар буларак катнашкан «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җәмгыяте җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков, «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов һәм әлеге радио хезмәткәре, җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗановалар да, очрашуда катнашкан журналистлар да шундый ук фикердә иделәр. Китап сүзен, халкыбызның милли җәүһәрләрен тыңлаучыга җиткерүдә «Китап» радиосына җигелеп эшләргә, үз йөзен тизрәк булдырырга, офыкларын киңәтергә язсын!
             Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: ИА «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ