Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда астрономиягә багышланган форум узачак 

ЮНЕСКО стратегик инициативлыгы кысаларында Татарстан Республикасы буйлап астрономик мирасына багыншланган эшләр алып барылачак. Әлеге мәсьәлә бүген матбугат конференциясендә төп тема булып торды. Мәдә...

ЮНЕСКО стратегик инициативлыгы кысаларында Татарстан Республикасы буйлап астрономик мирасына багыншланган эшләр алып барылачак. Әлеге мәсьәлә бүген матбугат конференциясендә төп тема булып торды. Мәдәни мирас объектларын саклау буенча республика комитеты рәисе Иван Гущин, КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рәмиль Хәйретдинов, фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары, КФУның Бөтендөнья мәдәни мирасы кафедрасы мөдире Рафаэль Вәлиев, тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасының югары мәктәбенең деканы Айрат Ситдиков, астрономия һәм космик геодези кафедрасының мөдире Ильфан Бикмаев һәм астрофизика һәм космик геодезия бүлекчәсе мөдире Наиль Сәхибуллин катнаштылар.
Матбугат конферениясендә Татарстанда  булган астрономик мирасларны саклау һәм аларны тагын да камилләштерү сораулары күтәрелде. Хәзерге вакытта Казан Кремлендә табигый тарих музее, Казан федераль университетының Планетарие эшли һәм махсуслаштырылган күргәзмәләр, фәнни форумнар уза.
Казанда 2-7 декабрьгә кадәр «Астрономия һәм дөньяви мирас» халыкара форумы узачак. Форум астрономия тарихының һәм космик мирасның иң төп сорауларына багышлана
Форумда дәүләт хакимияте вәкилләре, галимнәр, Россиядән һәм тагын 19 илдән булган экспертлар катнашачак.
Кадрия ХӘЛИМОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ