Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Халыклар бердәмлеге көнендә Идел буйлап круиз уйнатыла

4 ноябрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «МИР» радиосыннан «Танцемания» музыкаль бәйрәм чарасы узачак. Сәхнәгә «Burito» һәм «Винтаж» музыкаль төрк...

4 ноябрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «МИР» радиосыннан «Танцемания» музыкаль бәйрәм чарасы узачак. Сәхнәгә «Burito» һәм «Винтаж» музыкаль төркемнәре, Россия диджее һәм DJ Groove музыканты чыгачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.
Бәйрәм барышында алып баручылар Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тематик викторина уздырачаклар һәм призлар тапшырачаклар. Төп приз - дүрт палубалы теплоходта Идел елгасы буйлап круиз булачак. Шулай ук бәйрәм кунаклары Россия һава йөзү федерациясе вице-президенты Иван Меняйло җитәкчелегендәге аэростат бортында оча алачак.
«МИР» радиосыннан «Танцемания»не «Мир»дәүләтара телерадиокомпаниясе «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә оештыра.
Чарага керү чакыру билетлары буенча булачак. Концерт кичке сәгать бишкә планлаштырылган.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ