Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Корбан бәйрәме фестивале узачак

Казанда һәм Татарстан районнарында Корбан гаете бәйрәм вәгазе белән генә чикләнмичә, шәһәркүләм тантаналы чаралар белән билгеләп үтеләчәк. Быел М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында казан...

Казанда һәм Татарстан районнарында Корбан гаете бәйрәм вәгазе белән генә чикләнмичә, шәһәркүләм тантаналы чаралар белән билгеләп үтеләчәк. Быел М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында казанлыларны  гаилә бәйрәме белән сөендерәчәкләр. Биредә 11 августта 13.00 сәгатьтә "Корбан-фест" бәйрәме узачак. Шәһәркүләм чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте белән берлектә оештыра.
Бәйрәм программасында спорт эстафеталары, нейрофехтлау уеннары, «Рыцари» аттракционы, кул көрәше буенча ярышлар, шулай ук эбра ясау, татар стилендәге прәннек рәсемнәре, балчык уенчыклары бизәкләре ясау, күн читекләр ясау, яулык бәйләү, кына бизәкләре ясау, брелок һәм значоклар ясау, финик кәнфитләре ясау буенча балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар каралган. Бәйрәмне Айрат Заһриев алып барачак. Корбан фестивалендә 5 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Анда милли һәм дини булу-булмауга карамастан, барлык теләүчеләр чакырыла.
Фото: dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ