Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанга татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре җыела

23-25 августта Иннополис шәһәрендә бөтен дөньядагы татар яшьләре оешмалары җитәкчеләрен укыту форумы узачак. Әлеге чарага Россиянең 42 өлкәсеннән һәм чит илләрдән 150 дән артык вәкил килер дип көтелә....

23-25 августта Иннополис шәһәрендә бөтен дөньядагы татар яшьләре оешмалары җитәкчеләрен укыту форумы узачак. Әлеге чарага Россиянең 42 өлкәсеннән һәм чит илләрдән 150 дән артык вәкил килер дип көтелә. Форум программасында пленар утырыш, грантлар алу өчен проектлар эшләргә өйрәтү һәм татар телен өйрәтү буенча Татарстанда эшләп килүче уңышлы проектларны башка төбәкләргә яраклаштыру ысулларын аңлату каралган.
Форум узачак һәр өч көндә дә анда катнашучыларны бай программа көтә. Беренче көнне, мәсьәлән, килгән кунаклар белән Казан буенча эшлекле экскурсия оештырылчак. Шәһәр күренешләрен карап, сокланып кына калмыйча, аларның үз төбәкләрендә ничек татар рухы булдырырга була? Әлеге сорауга җавап эзләнәчәк. Ул көнне шулай ук “Татар мәдәнияте үсеше” дискуссиясе һәм “Иҗтимагый оешма эшчәнлегенең хокукый нигезләре” практикумы да узачак.
Форумда катнашырга теләк белдергән һәрбер вәкилгә үз проектларын эшләп килергә дигән өй эше дә бирелгән иде. Форум кысаларында алар экспертлар тарафыннан каралып, җиңүчеләр билгеләнәчәк. Татарстан бюджетыннан I урынга 100 мең, II урынга 50 мең, III урынга 30 мең сум акчалата бүләк тә каралган.
Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, татар яшьләре форумы тарафыннан беренче тапкыр оештырыла.
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ