Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның Яшь тамашачылар театры 87 нче сезонын ача

Бу хакта театрының директоры Айгөл Горнышёва һәм баш режиссёры Туфан Имаметдинов катнашында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.Быелгы сезон А. С. Пушкинның «Капитанская дочка» әсәре белән а...

Бу хакта театрының директоры Айгөл Горнышёва һәм баш режиссёры Туфан Имаметдинов катнашында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Быелгы сезон А. С. Пушкинның «Капитанская дочка» әсәре белән ачыла. Аны 4 октябрьдә драматург, режиссёр Илгиз Зәйниев сәхнәгә куячак. Спектакль әсәрнең эчтәлеген һәм авторның иң мөһим проблемаларын чагылдырып, тамашачыларга намуслылык, үз-үзеңә булган дәрәҗә һәм вөҗдәнлык турында хикәя итә.
Әлбәттә, заманча театрда күп төрле проблемалар күтәрелә. Ничек кенә булмасын, Яшь тамашачылар театры балалар һәм яшьүсмерләр белән бер тында аралаша дип белдерде спикерлар. Нәкъ шуңа күрә хәзерге вакытта иң күп йөрүче тамашачылардан яшүсмерләр күбәйгәннән күбәя бара икән.
Матбугат конференциясе барышында Айгөл Алмасовна гаилә һәм гаиләдә театрга карата мөнәсәбәтне тәрбияләгән әти-әниләр турында да сөйләде. Аның сүзләренә караганда, балаларын җитәкләп театрга килгән әти-әниләрне күрү сәнгать йортындагы һәркемгә рәхәт.
- Сәнгатькә, театрга мәхәббәтне кече яшьтән үк тәрбияләү бик мөһим, – дип белдерде театр директоры.

Кәдрия ХӘЛИМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ