Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУга укырга керүчеләр исемлеге чыкты

Алар керү имтиханнарыннан башка кабул ителгән абитуриентлардан, аерым хокукларга ия булган һәм предпиятиеләр белән махсус килешүләр төзегән затлардан тора.Казан федераль университетының кабул итү коми...

Алар керү имтиханнарыннан башка кабул ителгән абитуриентлардан, аерым хокукларга ия булган һәм предпиятиеләр белән махсус килешүләр төзегән затлардан тора.
Казан федераль университетының кабул итү комиссиясе абитуриентлардан БДИ нәтиҗәләре куелган документлар кабул итүне 18 августта төгәлләде. Шимбә көнне студентларны федераль бюджетның бюджет ассигнованиелары хисабына 2020-2021нче уку елының көндезен белем алучы 1нче курсына кабул итү турындагы (бакалавриат программалары, специалитет программалары) боерык басылып чыкты. Документ КФУ ректоры Илшат Гафуров тарафыннан расланган.
Төп бюджет урыннарына укырга керүче 80 процент абитуриентны кабул итү турындагы икенче боерыйк белән студентлар бүгеннән таныша ала. Калган 20 процент абитуриентның бюджет формасына кабул итү турындагы тагын бер боерык 26нчы августта басылып чыгачак, ә 31нче августта контракт форма буенча кабул ителгәннәр исемлеге эленәчәк.
Шунысы да мәгълум булсын, укырга керергә ризалык бирү турындагы гариза бирүнең соңгы срогы - боерык чыгасы көнгә бер көн кала, кичке 18 сәгатькә кадәр. Документларның төп нөсхәләрен студентлар КФУга беренче уку елы дәвамында китерә ала.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ