Логотип Магариф уку
Цитата:

«Халык әдәбияты»на – 110

Моннан 110 ел ел элек, ягъни 1910 елның 15 апрелендә Казанның Шәрык клубында татар шагыйре Г. Тукай «Халык әдәбияты» дип исемләнгән лекциясен укый. Ул вакытта Шәрык клубы Хәйрулла Сабитовның Сулъяк Ка...

Моннан 110 ел ел элек, ягъни 1910 елның 15 апрелендә Казанның Шәрык клубында татар шагыйре Г. Тукай «Халык әдәбияты» дип исемләнгән лекциясен укый. Ул вакытта Шәрык клубы Хәйрулла Сабитовның Сулъяк Кабан (хәзерге Мәрҗани урамы, 8 йорт) урамындагы йортында урнашкан була. Бу хакта «Йолдыз» газетасында түбәндәге игълан басыла: «Бүген, 15 апрель, 16.00 сәгатьтә Шәрык клубында Габдулла әфәнде Тукаев халык әдәбияты турында лекция укыячак. Билет бәясе утыз тиеннән унбиш тиенгә кадәр». 
Г. Тукай бу чыгышында фольклор әсәрләренең әдәбият үсеше өчен гаять мөһим чара булуын ассызыклый, шуның өчен аларны җыю бик кирәкле эш булуына кат-кат дикъкатен юнәлтә, киләчәктә дә шушы юнәлештә эшчәнлеген дәвам итәчәгенә ышаныч белдерә. Татар халык җырларының тарихын һәм килеп чыгышын тикшереп, аларның иң кадерле һәм иң бәһале бер мирас булуына басым ясый: «Белергә кирәк ки, халык җырлары – халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәүшан көзгеседер. Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр». Шагыйрь чыгышын «Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!» дигән сүзләр белән тәмамлый, үзенең «Туган тел» шигырен укый.
«Халык әдәбияты» лекциясе беренче тапкыр 1910 елда аерым китап булып дөнья күрә. 1912 елда исә икенче басма итеп кабаттан басылып чыга.
Г. Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Медведева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ