Логотип Магариф уку
Цитата:

«Халык контроле» нәтиҗәле эшли

Министрлар Кабинетындагы бүгенге брифинг «Халык контроле» системасының алты айлык эш нәтиҗәләренә багышланды.ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов белдергәнчә, агымдагы елны...

Министрлар Кабинетындагы бүгенге брифинг «Халык контроле» системасының алты айлык эш нәтиҗәләренә багышланды.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов белдергәнчә, агымдагы елның алты аенда халыктан 39327 мөрәҗәгать кабул ителгән. Модераторларга көненә якынча 263 сорау килеп ирешә дигән сүз бу. Гадәттәгечә, начар юл һәм торак-коммуналь проблемалары иң актуаль мәсьәләләр булып кала бирә. «Халык контроле»нең республиканың Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә кебек зур шәһәрләрендә аеруча популяр.

«РФ Президенты Владимир Путин Казандагы очрашуда «Халык контроле» мәгълүмати системасы эшчәнлеге нәтиҗәсен югары бәяләде һәм Россия Федерациясенең башка субъектларында да Татарстан тәҗрибәсен таратуны бурыч итеп йөкләде», – дип белдерде Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская.

Ләйсән Низамова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ