Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыкара туган тел көне

Казан шәһәренең М.И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче мәктәбе Халыкара туган тел көне уңаеннан кунаклар кабул итте. Бирегә Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Марат Фаттиев, Совет районы Мәгариф бүлеге җитә...

Казан шәһәренең М.И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче мәктәбе Халыкара туган тел көне уңаеннан кунаклар кабул итте. Бирегә Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Марат Фаттиев, Совет районы Мәгариф бүлеге җитәкчесе Эльмира Арсланова һәм аның урынбасары Гүзәлия Ибәтуллина, Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина, Совет районы мәктәпләренең милли мәгариф буенча директор урынбасарлары һәм мөгаллимнәр җыелды.
Мәктәпнең Мирза Исмәгыйль улы исемен йөртүен искә алып, биредә аның истәлегенә багышланган музей почмагы оештырылган. “Кунакларның түгәрәк өстәл янында нәкъ менә әлеге бүлмәдә җыелуы да юкка түгел, - дип әйтеп узды мәктәпнең директоры Эльвира Сәләхова. – Мирза Мәхмүтов кебек бөек педагогның исемен йөртәбез икән, без аның турындагы хәтерне сакларга бурычлы. Бу эштә ярдәм итүдә аның гаиләсенә рәхмәтлебез”.
Белем йортының искиткеч иркен, барлык шартлары тудырылган китапханәсендә күпмилләтле илебезгә багышланган дәрес узды. Чынлап та, халыкара туган тел көне дигәндә, Россиядә ничаклы милләт вәкиле яшәвен дә искә алырга кирәк бит әле! Һәр милләтнең теле генә түгел, гореф-гадәтләре, йолалары, киемнәре, ризыклары ни дәрәҗәдә бай!
Әлеге чара кысаларында туган телгә багышланган махсус фотозоналар, балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылган, күптөрле сыйлардан сыгылып торган милли ризыклар да тәкъдим ителгән иде.
Агымдагы уку елы башында гына ачылган өр-яңа мәктәп булуга карамастан, мондый чараларның югары дәрәҗәдә оештырылуы әлеге мәктәпнең ныклы белемгә омтылучы укучылары, бердәм коллективы һәм лаеклы җитәкчесенең уртак тырышлыгы турында сөйли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ