Логотип Магариф уку
Цитата:

Хатын-кызлар кайсы телеканалны үз итә?

Тормышыбызны телевизор тапшыруларын караудан башка хәтта күз алдына да китерә алмыйбыз. Нинди генә телевизион каналлар юк та, үз аудиторияләрен булдыру өчен нинди генә нинди генә «шаткатризмнар» уйлап...

Тормышыбызны телевизор тапшыруларын караудан башка хәтта күз алдына да китерә алмыйбыз. Нинди генә телевизион каналлар юк та, үз аудиторияләрен булдыру өчен нинди генә нинди генә «шаткатризмнар» уйлап тапмый алар! Бар мәгънәлеләре, бар файдасына караганда тәрбияви яктан зыян сала торганнары... Тик бу җәһәттән, гаилә каналы буларак хатын-кызларыбызның күңелен яуларга өлгергән, алар мәнфәгатен күздә тотып эш итүче үзгә бер телеканал бар: «Домашний» каналы ул! Моннан нәкъ 14 ел элек, 2005 елның мартында, бер үк вакытта Мәскәүдә, Санкт-Петербург, Пермь, Казанда үз тапшыруларын күрсәтә башлаган канал ул. Тиз арада ул Россия территориясенең 40 процентын колачлап, 45 миллион тамашачыны үзенә җәлеп итә. Телеканал баштарак гаилә аудиториясен күздә тотып эш итә. Хәзер әлеге телеканал актив эш йөртүче, заман белән бер сафта атлаучы, гаилә мәнфәгатьләрен бар нәрсәдән дә өстен күрүче хатын-кызларыбызны күз уңында тота. Бүген аның слоганы да юкка гына «Һәрчак хатын-кызлар өчен» дигән түгел шул! Бүгенге көндә «Домашний» телеканалы Россиядәге иң популяр телеканаллар бишлегенә керә.
Әлеге телеканал хакында сүз куертуыбыз юкка гына түгел: бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында әлеге телеканалның генераль директоры Марина Хрипупова, журналистлар белән очрашып, үз коллективы эшчәнлеге, иҗади планнары, яңа телевизион сезонда тамашачыны нинди яңа тапшырулар белән сөендерергә җыенулары хакында сөйләде. Марина ханымның Татарстанны, республикабыз тамашачысын аверуча үз итүенең үзенә күрә сере дә бар: аның әтисе тумышы белән Татарстаннан икән...
tatar-inform.ru фотосы

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ