Логотип Магариф уку
Цитата:

«Хозур ТВ» телеканалы балалар кастингы игълан итә

«Хозур ТВ» мөселман телеканалында балалар программалары циклы башлана. Телетапшыруларның төп геройлары сабыйлар үзләре булачак. Шундый проектларның берсе өчен телеканал дүрт яшьтән алып җиде яшькәчә б...

«Хозур ТВ» мөселман телеканалында балалар программалары циклы башлана. Телетапшыруларның төп геройлары сабыйлар үзләре булачак. Шундый проектларның берсе өчен телеканал дүрт яшьтән алып җиде яшькәчә балалар өчен кастинг игълан итә. Бу  турыда ТР мөселманнарның диния нәзарәте хәбәр итә. 


Фото: dumrt.ru Фото: dumrt.ru

Кастинг ике этапта үтәчәк. Анда катнашу өчен tv@huzur.ru адресына «Кастинг дети» тамгасы белән анкета (катнашучы турында кыскача мәгълүмат һәм телефон номерын язып) һәм баланың фотосын  җибәрергә кирәк. Анкеталарны алгач, телеканал белгечләре катнашучылар белән элемтәгә керәчәк һәм кастингның икенче этабына чакырачаклар. Ул 16 октябрь (сишәмбе) көнне Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 йорт адресы буенча узачак.


«Хөрмәтле әти-әниләр! Әгәр сезнең сабыегыз актив, талантлы, игътибар яратучан һәм камералардан оялмый, тиз арада теләсә кем белән башлап сөйләшә ала һәм сез сабыегызда актерлык башлангычы һәм сәләте күрәсез икән – сезгә үз көчегезне һәм бәхетегезне безнең кастингта сынап карарга кирәк! Ә бәлки әлеге башлангыч балагыз өчен нинди дә булса зур мөмкинлеккә нигез булыр! Аны кулдан ычкындырмагыз!» – дип мөрәҗәгать итә «Хозур ТВ» әти-әниләргә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ