Хуш, Хәнәфи абый…

Менә тагын бер кайгылы хәбәр килде. Хәнәфи Бәдигый арабыздан киткән. Аяусыз әҗәл иң яхшыларын сайлый. Гадәттә, йорт басарга кергән караклар иң яхшысын алып китә. Әмма аерма шунда – карак синең хәләл тир түгеп тапкан иң кадерле малыңны урласа, әҗәл дигәнең арабыздагы иң асыл дусларыбызны сайлый.

Ул эчкерсез иде. Күңелендә үзенә авырлык китергән кешегә карата да беркайчан хәтер сакламады. Елмаеп кына: “Аңа бик авырдыр, күзгә күренергә оялып йөри,” – дип үзенең күңеленә хас матур нәтиҗә чыгарып куяр иде.

Күңеле белән генә түгел, йөзе белән дә гел яшь, мөләем күренгән Хәнәфи абыйга беркайчан да “абый” дип дәшәсе килми иде. Чөнки аның кыяфәтендә йөзен олыгайтып күрсәтерлек еллар салган бер генә дә гомер буразналары юк иде. Шуңа күрә дә, байтак еллар үземнән егерме яшькә өлкән каләмдәшемә “абыйсыз” гына дәштем. Белгәнрәк белешләрем аулакта аның чын яшен әйткәч, Хәнәфигә абый дип эндәшергә шактый вакыт оялып та йөрдем әле.

Аның белән тормышның теләсә-кайсы ягы турында әңгәмә корырга җиңел иде. Фикереңне әйтеп кенә өлгер, ул бик тиз арада синең якын әңгәмәдәшеңә әйләнә. Шактый вакыт таба алмый йөргән “арыслан сүзен” дә син шушы әңгәмәдә табасың һәм “шәп” дип, иң башына җиңелчә кагуыңнан аның шул хәтле күңеле булып китә, шул минутларда аның кеткелдәп, эчкерсез елмаеп көлүеннән, дөньядагы бөтен хәсрәтләр эреп-югалып беткәндәй тоелыр иде.

Журнал эше буенча мин аңа гыйнвар аенда шылтыраттым. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, “Җәлилчеләр” рубрикасына нәкъ менә Җәлил турында мәкалә кирәк иде. Хәнәфи абый шылтыратуыма бик шатланды. “Онытмавыңа рәхмәт,” – диде. Хәнәфи Бәдигый – арабызда Муса Җәлил иҗатын тулаем өйрәнгән бердән -бер галим. Сугыш чоры баласы буларак, ул Җәлил иҗатын өйрәнүне намус эше итеп кабул итте. Нәкъ ел башында аның Җәлил әсәрләренең әдәби, сәнгати үзенчәлекләрен һәм аларның татар поэзиясен, сәнгатен үстерүдәге әһәмиятен тикшерүгә-өйрәнүгә багышланган “Муса Җәлил поэтикасы” дигән зур күләмле китабы басылып чыккан иде. Дүрт дистә ел дәвамында автор туплаган материалның кечкенә бер өлешен ”Муса Җәлил: я сугыш син, яклап хаклыкны, я сайла кызганыч коллыкны”дигән исем белән “Гаилә һәм мәктәп” журналы укучысына да тәкъдим иттек. Февраль аенда мәкалә басылып чыккач, ул кулына, бәхет кошы тоткандай, “Гаилә һәм мәктәп” журналын тоткан хәлдә, елмаеп-балкып редакциягә килеп керде.

— Соңгы абзацны узган гасырның 90нчы елларына хас дулкында, махсус кыю итеп язган идем. Үзгәртер микән бу егет минем юлларны, курыкмас микән, дип. Үзгәртмәгәнсең энем, рәхмәт сиңа! – диде ул шул чагында. Чынлап та, Бәдигый тирән фикерле галим булу белән бергә, яхшы шагыйрь һәм үткен телле публицист та иде. Ул бер генә җөмләсен, бер генә сүзен дә тексттан аерырлык итеп язмады.

Шушы очрашып сөйләшүдән соң, Хәнәфи абый белән башка күрешеп булмады. Җәлилчеләрнең дәвамын язарга килешкән идек. Әмма “Коронавирус” дигән зәхмәт адәм баласының бөтен уй-ниятләрен чуалтып ыргытты. Хәтта мәктәп укучылары янына да юлларны япты. Без дә синең белән кабат күрешә алмадык.

Инде менә алдыбызда шагыйрь, прозаик, галим, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, каләмдәшебез Хәнәфи Бәдигыйнең вафат булуы турында аянычлы хәбәр ята. Туган көнеңне көтеп йөргәндә генә. Нишләмәк кирәк, Хәнәфи абый, язмышка каршы барып булмый. Бәхил бул! Безнең йөрәкләр бүген Мөрәле талларына кушылып җылый.

Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий