Логотип Магариф уку
Цитата:

Кичә үзәгендә — Батулла

«Ногай» кунакханәсенең «Тукай» конференц-залында Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулланың ун томлыгын тәкъдир итү кичәсе узды...

«Ногай» кунакханәсенең «Тукай» конференц-залында Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулланың ун томлыгын тәкъдир итү кичәсе узды. Анда аксакал әдипнең каләмдәш дуслары, шагыйрьләр, язучылар, галимнәр, вакытлы матбугат хезмәткәрләре, Казанда яшәүче татар зыялылары катнашты.Күренекле язучының иҗаты һәм тормышы турында Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, Татарстан Язучылар Берлеге Рәисе Данил Салихов, Татартанның халык шагыйрьләре, Тукай бүләге лауреатлары Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, әдәби тәнкыйтьче Фоат Галимуллин, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева һәм әдипнең улы, Россиянең «Алтын Битлек» милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла чыгыш ясады.




Сәнгать әһелләренең язучы тормышыннан кызыклы вә гыйбрәтле вакыйгалар китереп сөйләгән чыгышлары кичәгә килгән кунакларның йөрәкләренә май булып ятты. Чыгыш ясаучылар Рабит агага иҗат уңышлары, нык саулык һәм хатыны Рузия апа белән тигез гомерләр кичереп яшәүләрен теләделәр. Соңыннан аксакал әдип кичәгә үзен һәм иҗатын хөрмәт итеп килгән кунакларга олуг рәхмәтен белдерде.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ