Киләчәк-үткән заман формасы бармы?

Казанның 165 нче урта мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов белән әңгәмә, шул ук мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары белән түгәрәк өстәл, академик Мирза Мәхмүтов турында аның укучыларының истәлек язмасы, Кизләү мәгарифе тарихы – болар барысы да “Мәгариф” журналының яңа июль санында урын алган.

Шунда ук Башкортстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының башкорт һәм башка туган телләр һәм әдәбиятлар кафедрасы профессоры Лотфулла Хәбибов «Киләчәк-үткән заман формасы бармы, әллә ул башка тел күренешеме?» дигән фәнни эшен тәкъдим итә. «Тел күренешләрен формаль төзелеш ягыннан гына түгел, ә функциональ-семантик яктан чыгып та тикшерергә кирәк. Бу очракта фигыль формаларының тәгаенләнеше, башкарган функцияләре дөрес билгеләнәчәк һәм алар объектив рәвештә үз урыннарында классификацияләнәчәк (төркемләнәчәк).Заман формаларын өйрәнгәндә укытучылар укучыларга -ачак иде аналитик төзелешле киләчәк-үткән заман формасының булмавын, бу форманың ихтималлык (шартлы теләк) наклонениесе формаларының берсе икәнлеген мисалларда күрсәтеп һәм аңлатып үтәргә тиеш.» – дип тәгаенлый галим.

Журнал битләрендә урын алган Иван Андреевич Крыловның тууына 250 ел тулуга багышланган дәрестән тыш чара да аерым игътибарга лаек. Моңа кадәр күпләр Крыловны атаклы мәсәлче буларак белсәләр, Баулы сәнгать мәктәбе педагогы Резеда Фәхертдинованың язмасын укыгач, аның күптөрле талант иясе булганына инаначаклар.

«Мәгариф» журналының июль санында гадәтчә мөгаллим һәм тәрбиячеләрнең мәктәпкәчә белем һәм тәрбия, башлангыч мәктәп, дәрестән тыш эшчәнлекләрен чагылдырган эчтәлекле дәрес эшкәртмәләре урын ала.

Казанның иң алдынгы белем учакларыннан берсе саналган, яңа уку елыннан зур үзгәрешләр көтүче 165 нчы урта мәктәп мөгаллимнәре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаша. Ә «Музейларда заман сулышы» рубрикасы астында дөнья күргән Түбән Новгород шәһәрендәге Горький музей-фатиры җитәкчесе Алла Лебедованың әлеге музей турындагы язмасы журналның эчтәлеген тагын да баета.

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Добавить комментарий