Логотип Магариф уку
Цитата:

Китапта Касыйм ханлыгы серләре

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Милли мәдәни үзәктән Милли китапханә итеп үзгәртелгәннән соң беренче тапкыр ) «Тени Касимовского ханства» дигән китап-альбомын  тәкъдир  итү кичә...

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Милли мәдәни үзәктән Милли китапханә итеп үзгәртелгәннән соң беренче тапкыр ) «Тени Касимовского ханства» дигән китап-альбомын  тәкъдир  итү кичәсе үткәрелде. Әлеге басма Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында  Татарстан Республикасы Хөкүмәте  булышлыгы белән Россия мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан «Читай» нәшрият йортында басылып чыккан. Китапта безнең көннәрдә Рязань төбәгендә яшәүче милләттәшләребезнең һәм биредә  сакланып калган тарихи һәйкәлләрнең  фоторәсемнәре урын алган.  Кичәдә ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Васил Шәйхразиев  үзенең сәламләү сүзендә  республиканың  Милли китапханәсендә бу олпат  китапны тәкъдир итү зур вакыйга булуын әйтеп узды. «2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тула, — диде  ул үзенең чыгышында. – Әлеге китап шушы тарихи ел кысаларында басылып чыкты.  Тарихи китапның шулай ук ТАССР төзелүгә 100 ел тулган көннәрдә дөнья күрүе дә искә алырлык  факт».

Рушан Аббясов исә үз чыгышында әлеге китап- альбомның  12 февральдә Рязань шәһәрендә,  соңрак Касыйм каласында да тәкъдир ителәчәген  әйтте. Китапны Рязань өлкәсенең губернаторы Николай Любимов та хуплавын ассызыклады.  Ак юл сиңа, Касыйм ханлыгының серләрен саклаучы  галиҗәнап Китап!
                                                                  Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: ИА «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ